Авыл хуҗалыгы
30 июль 2025, 10:05

Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә

Соңгы ике айда тукталып тормаган терлек азыгы хәзерләү мәшәкатьләренә игеннәрне урып-җыю эше дә өстәлде. Язгы чәчүгә районда иң беренче булып керешкән кебек, уракны да “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы башлап җибәрде. Эш барышы белән кызыксынып, телефоннан шалтыраткач:

Игенченең тырышлыгы    кырларыннан күренәИгенченең тырышлыгы    кырларыннан күренә
Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә

арлар юк, комбайннар басуга яңа гына чыктылар, – дисәләр дә, шушы иң җаваплы вакытны күреп каласыбыз килде. Башлаган эш – беткән эш, диләр бит бездә: беренче адым нык булса, калганы да шулай дәвам итә.
“Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгының 300 гектар мәйданлы арыш басуына дүрт “Акрос” комбайны чыккан иде.
– Аллага тапшырып, уракны башлап җибәрдек. Комбайнчы-механизаторларыбыз алдында бөртекле культуралардан иң беренче көзге арышны җыйнау бурычы тора. Бу басуның ашлыгын Бадрак катнашазык заводына ташыйбыз, анда иң беренче чиратта киптереп орлык туплыйбыз һәм сакка куябыз. Көнне-төнгә ялгап, тир түгеп үстергән игенкәйләребез өлгерде. Һәммәбез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып- җыю кампаниясенә керештек. Көннәр генә булсын инде, җыеп аласы ашлык күп, төшеме дә начар түгел. Кыр корабларын Радик Фәизов, Рәмис Гыймалтдинов, Рәлиф һәм Рәфит Тимерҗановлар “иярли”, – дип, эш барышы белән таныштырды хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов.
Басуларда эш кызу булырга охшаган. Кызуламасаң, икмәксез дә, кышка саламсыз да калуың ихтимал. Игенчеләр эшкә кызу тотынганы әллә каян күренеп тора. Иген басуын иңләп килгән комбайннар бер генә минутка да туктап тормый. Бункерлары тулган арада гына берничә кәлимә сүз алышып алырга мөмкин. Менә, ниһаять, беренчеләрдән булып иген басуына комбайны белән кергән Радик Фәизов бункерын тутырып йөк машинасына бушатуга туктады. Менә шунда миңа да аның белән сөйләшеп алуга мөмкинлек туды. Радик хуҗалыкта бишенче урак сезонына кергән. Ул урак чорын көтеп алуын әйтә.
– Быелгы мул башаклы кырлар үзенә тартып тора. Көннәр аяз торганда кинәнеп эшләргә исәп тотабыз. Булган мул уңышны югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын. Мин комбайнда яшь чактан бирле эшлим. Хәзер инде чит ил машиналары, чит ил комбайннарында эшлибез. Аларда, берсүзсез, эшләргә җайлырак. Комбайннан төшеп, аның янында чабып-нитеп йөрисе юк, барлык уңайлыклар да кабина эчендә. Салонда кондиционерлар да, башкасы да бар, кызу түгел. Эшләргә теләүче яшьләр дә эшләсеннәр, комбайннары бик җайлы, яхшы. Утырып, рәхәтләнеп эшләргә була, – ди тәҗрибәле комбайнчы.

– Уракка төшүне көтеп алабыз. Күңел җилкенеп тора. Бер офыктан икенче офыкка җәелгән сап-сары иген кырында рәткә тезелеп комбайннар бара. Карап торырга гына да күңелле бит. Муллык чоры да әле бу, – дип өсти йөк машинасында эшләүче егетләр.
Суктырылган ашлыкны ындыр табагына ташу “КамАЗ” автомобильләре белән идарә итүче шоферлар Марсель Билалов, Сәгыйть Мусин, Урал Гобәев, Илдус Фазлытдиновка тапшырылган.
Гомумән, хуҗалыкта эшләр комплекслы бара. Комбайннар артыннан калган салам тезмәләрен төргәкләргә кысып, аларны Иске Бикмәт авылы янындагы ферма ихатасына ташый баралар. Бу бригадада механизаторлар Данис Сафаров һәм Роберт Ахунов, Илдус Гыйлемшин, йөк машинасында Илгиз Шакиров, Илдус Фазлытдинов эшли. Аларның эш тәртибе читтән карап торуга бер чылбырга тезелгән сыман. Һәрберсе үз эшен белеп, җиренә җиткереп җай гына башкара. Ә иген басуы читендә тезелеп торучы “КамАЗ” йөк машиналары комбайннардан сигнал көтеп кенә торалар. Ирек ага Габидуллин беренчеләрдән булып бункеры тулган комбайн янына барып туктады.
– Бу эштә мин инде берничә ел эшлим. Тагылмалы йөк машинасы белән идарә итүе бик җиңелдән түгел. Шулай булса да тырышабыз. Минем машинага бер генә бункер ашлык җитми. Шуңа икенче бункер тулганын көтәм. Бер баруда 13 тонна ашлык белән кайтам, – ди тәҗрибәле водитель Ирек Габидуллин.
Басуларда йөргәндә күңелдә балачак хатирәләре яңарды. Кечкенә чакта мин иген басуында эшләүче комбайнчы әтиемә ашарга илтә идем. Эй күңелле иде, иген басуларында рәт-рәт тезелеп комбайннар килә. Бу юлы да басуларда гөрләп торган күңелле мәшәкатьне күзәткәч, шул вакытлар искә төште. Уңыш начар булырга охшап тормый. Барысы да Ходай кулында һәм, әлбәттә, тырышлыкка бәйле. Сыйфатлы эш белән куанычлы нәтиҗәсен күрергә язсын.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас