Авыл хуҗалыгы
23 июль 2025, 05:35

Ялдәк басуларында печән өсте

Район хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә. Ялдәк авылы фермерлары Рамил Зарипов, Абдуррахман Дүсмәтов һәм Раил Ахунов эшчәннәре дә, вакыттан дөрес файдаланып, мал азыгының ныклы базасын булдыру өчен көч сала. Терлекләрне азык белән тәэмин итү һәм җитештерү күләмен арттыру өчен механизаторлар печәнне чабып, төргәкләргә урый, утарларга кайтаруны хәстәрли.

Ялдәк басуларында печән өстеЯлдәк басуларында печән өсте
Ялдәк басуларында печән өсте

Хуҗалыкларның ферма ихатасында көннән-көн күбрәк хуш исе бөркеп торган печән төргәкләре пәйда була. Басуда һәм ферма яны базында эш иртәнге 8дән кичке 9га кадәр дәвам итә.
“Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгы күпләребезгә хәләл ит җитештерүче хуҗалык буларак билгеле. Биредә малчылык тармагы зур үсештә. Ә бу тармакны үстерү өчен, әлбәттә, сыйфатлы, мул мал азыгы хәзерләргә дә кирәк. Шуңа да хуҗалык уңганнары җәйге чорда күпләп мал азыгы туплауга көч бирә. Без барганда да механизаторлар печән басуында шау-гөр килә иде. Печән чабуда тәҗрибәле механизатор Радик Гарипов эшли, тезмәләрне әйләндереп, җыеп баруда механизатор Илгиз Хәйруллин тракторы белән алдан бара. Көннәр җылы, кояшлы булу сәбәпле печән тезмәләре әйләндерү белән җилләп кибә. Шуңа да тезмәдәге печәнне төргәкләргә кысу да оештырылган. Бу эшне яшь механизатор Валерий Сәлимгәрәев башкара. Ул хуҗалыкта беренче генә ел эшләвенә карамастан, алдына куелган максатын җиренә җиткереп башкара. Хуҗалык җитәкчесе механизаторларның эшеннән канәгать.
– Безнең бурыч – мал азыгын сыйфатлы хәзерләп, саклау. Тезмәләр калын, зарланырга урын юк. Биредә печән аеруча уңды. Техника ватылып йөдәткәне юк. Бу егетләребез, алыштыргысыз һөнәрманнар, һәр эштә алар үз өлешләрен кертә, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил.
Мондый уңганнар булганда маллар азыксыз калмас, ә бу, үз чиратында, җитештерүчәнлекне арттыруга өмет һәм ышаныч бирә. Күмәк көч яу кайтара дигәндәй, бу эшләрне бердәмлек белән генә башкарып чыгарга мөмкин шул. Басу эше белән мәш килгән хуҗалыкта малчылык тармагындагы эшләр гөрләп тора. Маллар җәйләүдә булса да, симертүгә асралган үгезләр ферма абзарларында. Алтмыш башка якын үгезләрне терлекчеләр Фәнгат Гасакиров, Славик Сәлимгәрәев карый. Малчылыкның да үз нечкәлекләре күп шул, вакытында ашатып, су эчерү белән генә чикләнми, ә асларын алып, сәламәтлекләрен дә карап тору мотлак.
– Терлекчеләрнең төп бурычы – сыерлар тук булсын, су һәм азыктан аерылмасын, тирес вакытында чыгарылсын. Шушы эш тәртибе буенча эшлибез, шуңа күрә безнең маллар көненә бер килограмм артым бирә, – ди терлекчеләр.
“Зарипов” һәм “Дүсмәтов” хуҗалыклары бер түбә астында, шуңа күрә әлеге мал азыгы хәзерләү кампаниясе вакытында эшләрен дә бергә башкаралар. Аларның ферма ихатасына меңнән артык печән төргәкләре кайтарылып өелгән. Ә җыеп аласы басулар әлегә чиксез. Шулай булгач мал азыгы мулдан булачагы күренеп тора, тик көннәр генә аяз торсын инде. Белүебезчә, Абдуррахман менә берничә ел инде елкычылык тармагын җитәкли. Аның хуҗалыгында башкорт токымлы атлар асрала. Әлеге вакытта атлары электр көтүчесе карамагындалар.
– Ат үрчетү башка төр малчылыкка караганда күпкә уңайлырак. Чөнки иртә яздан алып, хәтта кышын да атлар иркен басуда асрала. Мин көн дә алар янына барып фуражын, тозын биреп торам. Су эчү өчен махсус урыны да бар. Шуңа күрә ат асрау минем өчен җайлы. Киләчәктә дә бу эшемне дәвам итеп, ат башы санын үрчетүдә эшләячәкмен. Мал азыгын да запас белән хәзерлибез, – ди “Дүсмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Абдуррахман.
Мал азыгы хәзерләү белән беррәттән пар җирен эшкәртү эшләре дә, ташландык басуларны чәчү җиренә әйләндерү дә шушы чорда башкарыла. Әлеге вакытта бу эшне механизаторлар Валерий Сәлимгәрәев, Радис Фәтхиев башкара. Әлегә хуҗалык уңганнары 76 гектар мәйданда көзге чәчүгә җир хәзерләүдә эшлиләр. Механизаторлар берсеннән-берсе тәҗрибәле, авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән кешеләр. Менә Радик Гарипов авылда бердәнбер ДТ-75 тракторын йөгәнләүче кеше икән. Ул әлеге көндә печән чабуда эшли. Хуҗалыкның бөтен печән басуын ул берүзе тракторына тагылган махсус агрегат ярдәмендә алып бара. Кирәк чакта бульдозерына да утыра. Берүзе өч трактор йөгәнли. Гомумән, универсал тракторчы дип әйтсәм дә һич ялгышу булмас. 

Хуҗалык башлыгы да Радик Гариповны яхшы яктан гына телгә ала: “Ул безнең хуҗалыкның алыштырыгсыз механизаторы. Аның ярдәме, уңганлыгы белән без бик күп эшләр башкарабыз һәм шуңа да аңа рәхмәтлебез”. Бар гомерен тракторда эшләүгә багышлаган Радик ага 2008 елдан башлап әлеге хуҗалыкта эшли. Иртә яздан кара көзгә кадәр басуда җир эшкәртүдә, мал азыгы әзерләүдә тир түгә, ә кышын исә малчылыкта эшли.
Шушы ике хуҗалыкның янәш басуында да печән әзерләү тулы көченә бара. Биредә исә “Ахунов” крестьян-фермер хуҗалыгы уңганнары Фәгыйл Вәсимов, Изах Русламханов мал азыгы хәзерләүдә көч салалар. Раил Ахунов хуҗалыгында герефорд токымлы маллар асрала. Аларны терлекче Динар Әхәтов тәрбияли.
– Маллар әлегә электр көтүчесе астында асрала. Абзарда симертүгә бәйгә куелган үгезләр бар. Аларны да Динар карый. Мал азыгы хәзерләү белән мәшгульбез. Бүгенге көнгә 100 гектарлы мәйдандагы печән басуында эш гөрли. Чабып бетердек, акрынга җыеп, төргәккә кысып барабыз. Көннәр утырып китте. Көзге арыш белән бодай басулары да җитешеп ята, тиздән уракка да төшәрбез. Аңарчы инде печән басуларын җиңеп чыгарга дигән пландабыз, – ди хуҗалык башлыгы Раил.
Әйе, аграрийлар өчен җәйге чор – үтә дә җаваплы вакыт. Малын гына карау түгел, ә азыгын да хәзерләргә җитешергә кирәк. Һәрнәрсәнең үз вакыты, шуңа шул чорны кулдан ычкындырмаска кирәклеген белеп эш итә Ялдәк авылы фермерлары.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас