Авыл хуҗалыгы
23 июль 2025, 05:32

Агроном булу өчен җир серен белергә кирәк

Артур Саяпов өченче ел инде “Колос” хуҗалыгында агроном вазыйфасын башкара. Аның хезмәт урыны күкрәп үсеп утырган киң басуларда.

Агроном булу өчен  җир серен белергә кирәкАгроном булу өчен  җир серен белергә кирәк
Агроном булу өчен җир серен белергә кирәк

Артурны бу юлы да без басуда очраттык. Ул иртәдән кичкә кадәр басудан кайтып керми. Шулай булмый ни, җәйге чор агроном өчен бик тә җаваплы бит. Уҗым һәм сабан культураларының нинди дәрәҗәдә булуы, мал азыгы хәзерләү һәм киләчәк көзге чәчүгә җир эшкәртү, урак кампаниясенә әзерләнү эшләре дә аңа йөкләтелгән.
– Безнең хуҗалыкның ун меңнән артык гектар мәйданда җире бар. Анда төрле культуралар үстерәбез. Быел исә май җитештерүче культураларны күбрәк чәчтек. Яшел урак эшләре дә кызу темпта бара. 800 тоннадан артык сенаж салынды, мең центнерлап печән кайтарылды. Әлегә рыжик культурасын сугып алу өчен комбайннарны әзерләү эшен тәмамладык. Пар җирләре эшкәртүдә дә сынатмыйбыз. Дөресен генә әйткәндә, безнең хуҗалыкның бер генә басуы да тик тормый, бөтенесендә дә нинди дә булса эш кайный, – дип, хуҗалык эшләре белән таныштырып китте Артур Венер улы.
Артур тумышы белән Борайдан. Беренче санлы урта мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама нефть техникумында укып чыга. Аннары инде армия сафына алына. Хәрби бурычын Кавказда уза. Бер елдан соң туган ягына кайтып элеккеге “Урожай” хуҗалыгында эш тәҗрибәсен башлап җибәрә. Тырыш, авыл хуҗалыгы тармагы серләрен аңлаган егетне җитәкче ике дә уйлап тормый агроном итеп тәгаенли. Артур үзенә ышанып, башка тәҗрибәле агрономнар белән киңәшләшеп, бу эшне уңышлы гына алып бара. Мин дә әңгәмә вакытында Артурдан: “Агроном эше сезнең өчен нәрсә ул”, – дип сорадым. Ул миңа ике дә уйлап тормыйча: “Икмәк”, дип җавап бирә.
– Ә җир юмарт булсын өчен, ипи алу өчен аның ничек яшәгәнен, ничек сулаганын белергә кирәк. Туфракның төзелешен, составын аңламый-ча, аннан уңыш алырмын димә. Тагын бер нәрсә зур әһәмияткә ия – җирне бозмыйча саклау мөһим, – дип өстәп куйды бу өлкәдә ярыйсы гына эш стажы туплап килгән агроном.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас