

Шул уңайдан басучылык белән шөгыльләнүче Бигәнәй авылы фермеры Динарик Шакиров хуҗалыгында булып кайттык. “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгы озак еллар бу тармакта уңышлы эшләп килүчеләрнең берсе. Бүгенге көндә дә аның иген басуларында төрле сабан культуралары үсеп утыра. Гөлшат Илүс кызы һәр басуын тикшереп, игенгә зыян китерүче бөҗәкләрнең һәм чүп үләннәренең юклыгын раслады. Бу исә хуҗалык башлыгының үз эшенә бармак аша карамавын да исбатлый. Динарик Шакиров дистә еллар буена бу өлкәдә эшләп зур тәҗрибә туплый. Үзе һөнәре буенча агроном булмаса да, аңа күрше хуҗалык агрономнары киңәшләре белән ярдәм итеп торалар. Бу елны биредә 200 гектарда бодай, 40ар гектар мәйданнарда арпа һәм борчак үстерелә. Моңарчы малчылык тармагын да алып барган фермер хәзер бөтен көчен басучылык тармагына гына юнәлтергә уйлаган. Киләчәктә чәчү гектарларын арттыру белән янып эшли ул.
– Басучылык белән шө-гыльләнеп, мул ашлык алу өчен үтә дә җаваплы, уңган һәм тырыш булу кирәк. Шул ук вакытта бөтен агрочараларны вакытында таләп ителгәнчә үтәү дә зур роль уйный. Иген үстерүнең һәр этабын вакытында башкара белү дә кирәк. Ә Динарик бу эшләрне һәрвакыт вакытында үтәп килде. Шуңа күрә дә аның бүгенге басуы күренеше шундый яхшы торышта. Шулай ук иген муллыгында орлыкның сыйфаты һәм югары репродукцияле булуы да мөһим. Биредәге хуҗалыкта һәр елны элиталы һәм беренче репродукцияле орлык чәчелә, – ди Гөлшат Маннанова.