Авыл хуҗалыгы
16 июль 2025, 06:29

Ризык муллыгы мал азыгына бәйле

Әледән-әле явып торган яңгырлар кинәнеп эшләргә ирек бирмәсә дә, “Арсланов” лар крестьян-фермер хуҗалыклары механизаторлары һәр аяз сәгатьне басуда үткәрә, агротехник чараларны үз вакытында аткарып калырга тырыша.

Ризык муллыгы мал азыгына бәйлеРизык муллыгы мал азыгына бәйле
Ризык муллыгы мал азыгына бәйле

Белүебезчә, Ваныш авылында бер түбәдә ике крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Аларны әтиле-уллы Рафаэль һәм Раил Арслановлар җитәкли. Бүген исә биредә шау-гөр килеп мал азыгы әзерләү кампаниясе бара. Иркен печән басуларында берничә берәмлек техника ферма белән басу арасына тузан төшереп тормыйча мал азыгы хәзерли. Биредә 1200 тонна сенаж салынып, тиешле дәрәҗәдә кышкы саклауга ябып куелган. Печән хәзерләгән басуда да җәйге хозурлык. Әле моннан бер атна элек кенә чәчәкләр хуш исенә күмелеп утырган болыннан печән исе бөркелә. Басу буйлап тезелеп киткән печән төргәкләренең исәбенә чыгарлык түгел. Әлегә бөтен көч печән әзерләүдә. Көннәр яңгырлы булу сәбәпле кинәнеп печән хәзерли алмый аграрийлар. Шулай булса да аз гына кояш күренү белән басуга юнәлеп, яңгыр яуганчы дип хәтсез генә гектарда печән кысарга өлгерәләр.
– Узган ел ике мең төргәк печән, 720 салам кышка әзерләгән идек. Кышын уңышлы чыктык. Бу елны төргәк саннарын арттырырга дип уйлап торабыз. Чөнки мал башы да артып тора, печән дә мулдан. Киләсе елның ничек булуын белмибез, шуңа күрә запаслы булу комачауламас. Механизаторлар ал-ял белән исәпләшми эшлиләр, – ди хуҗалык идарәчесе Дамир Кәшфуллин.
Дамир абый бу өлкәдә дистә ел тәҗрибә туплаган кеше. Вакытында үзе дә җитәкче вазыйфасын башкара. Кеше белән уртак тел таба белү һәм оештыру сәләтенә ия булуы да эшен уңышлы алып барырга ярдәм итә. Ул кайда, күпме, ничек кирәклеген белә. Шуңа күрә крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рафаэль абыйга аның белән эшләү җиңел.
Басу хезмәтчәннәре аруталу белми эшли. Чөнки авыл хуҗалыгының төп тармакларының берсе булган терлекчелекне артабан үстерү өчен сыйфатлы азык базасын булдыру – беренче чираттагы бурыч. Сөт һәм ит җитештерү күләмен тәэмин итүнең мөһим өлеше ул. Шуңа да әлеге вакытта районыбызның һәр хуҗалыгында мал азыгы хәзерләү эшенә төп игътибар һәм көч юнәлтелә. Июль ае – авылда иң кызу чор. Басулардан игеннәр өлгереп килә, урак башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Мал азыгы хәзерләүчеләр өчен аеруча тынгысыз көннәр. Терлекчелек тармагындагы эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге фәкать аларның тырышлыгына бәйле икәнлеген аңлап, аз гына мөмкинлекне дә файдаланып калырга омтылалар. Печән хәзерләүдә байтак механизатор катнаша. Күпьеллык үлән үскән басуларда Рузолин Шәрипов, Рәзәви Мөгаллимов чапкыч агрегатын хезмәтләндерә, Рузит Гайфуллин тезмәләрне әйләндерә, чабылган үләнне тизрәк киптерү өчен хәстәрлек күрә. Хуҗалык башлыгы Раил Арсланов печән төргәкләрен йөк машиналарына төяп тора. Водительләр Рәмис Шәйхетдинов, Марсель Зарипов мал азыгын ферма ихатасына ташый. Ферма янына кайткан печәннәрне эскерткә өю Радик Бәлагытдинов өлешенә төшкән.
Карап торуга печән басуы бал корты оясы кебек гөж килеп тора. Бер генә техника да тик тормый. Хуҗалыкның эшләре ырамлы бара. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр бүгенге көн уңышы белән киләчәккә ит һәм сөт җитештерүчәнлеген арттыру юлында баралар. Хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Арсланов эшчеләренең хәлен белеп, кирәк-яракларны ташып тору белән генә чикләнми, егетләргә көненә ике тапкыр ашауны да ул китерә. Печәнчеләргә телеңне йотарлык аш-суны пешекче Лиза Шәригина белән Рима Арсланова әзерли. Гомумән, хуҗалык игенчеләре күтәренке кәеф белән эшлиләр, терлекләр өчен җитәрлек күләмдә азык хәзерләнер дип уйлыйбыз.

 

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас