

– Иртә яздан кара көзгә кадәр басу эшендә булсак, кышка аяк басу белән урман кисә идек. Көч җитмәсә дә, тырыштык. 1943 елда абыйны да фронтка алдылар. Менә шунда инде бөтен дөнья авырлыгы минем җилкәгә төште. Шулай булса да бирешмәдек, җиңү көнен якынайту өчен кулдан килгәнчә эшләдек, – дип хәтер йомгагын сүтте сугыш чоры баласы.
Демьян ага бар гомерен элеккеге “Уйлыш” колхозына багышлаган кеше. Аның хезмәт кенәгәсендә кырык елдан артык хезмәт стажы язылган. Тәүдә төрле эштә эшләсә, 17 яше тулу белән механизатор, тимерче, моторчы, терлекче дә була. Дуңгыз фермасында эшләгән вакытында үзенең яры Сәмига белән таныша. Сәмига да шушы авыл кызы. Биш ел буена бер тармакта эшләп йөргән яшьләр гаилә корырга карар кылалар. Шулай итеп 1951 елда яңа гаилә барлыкка килә. Озак еллар бер-берсенә ярдәмче һәм терәк булып яшәгән Тимербаевлар ике кыз һәм өч ир-бала үстерәләр. Балалары барсы да үзләре кебек уңган, һәрберсенең үз тормышы корылган, илгә – көнгә файдалы эшләрдә эшләп, балалар үстерәләр. Тик шунысы аяныч: икенче балалары Соня бу якты дөньяда юк. Ул моннан берничә ел элек бәби тапканда мәңгелек йортка күчә. Оныклары Сергейны да дәү әни белән дәү әти үз канаты астына алып, олы тормыш юлына бастыралар.
Бүгенге көндә 95 яшен тутырган тыйнак, зирәк, акыллы, ак күңелле Демьян Тимербай улының авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әти, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле бабай. Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик канәгать ул. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәге – улы Радик, килене Люся аны яхшы тәрбиялиләр, калган балалары да бу йортта еш кунак, әтиләренең хәлен белешеп кенә торалар. Өлкән кешегә күп кирәкмени? Нибары сәламәтлек һәм бераз игътибар гына. Элек-электән олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт иткәннәр: алар җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргәннәр. Зур акылга ия хөрмәтле юбиляр тормыш сөючәнлеге, күтәренке күңел халәте белән аерылып тора. Авыр хезмәт биографиясен дә бик кечкенә генә нечкәлекләре белән хәтерли ул.