

Белгечләр сүзләренчә, быел уңыш мулдан. Ин мөһиме – икмәкне югалтуларсыз җыеп алу. Эштә тоткырлык булмасын өчен комбайнчылар техника паркында басу корабларын хәзерлиләр. Бу эштә Рәмзил Мөгыйнов, Илшат Даутов, Рәфил Хәмәтовлар зур тырышлык күрсәтә. Алар берничә ел инде “Колос” хуҗалыгының алыштыргысыз комбайнчылары.
– Яз һәм җәй буе хезмәт иткән техниканы кышка сакларга куяр алдыннан ук чистартасын чистарттык, ватыгын төзәттек, майлыйсын майлаган идек. Язга чыгу белән янәдән ремонт эшләренә тотындык. Комбайннар урып-җыю кампаниясенә чыгар алдыннан махсус сервис аша хезмәтләндерелә, – ди механизатор булып эшләүче Илшат Даутов.