

Без дә аяз көннән файдаланып “Билалов” крестьян-фермер хуҗалыгында печән хәзерләү барышы белән танышып кайттык. Яңа Бикмәт янындагы 50 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үлән чәчелгән басуда эшнең иң кызган мәленә тап булдык. Механизаторлар Ринат Билалов һәм Илнар Галин тракторларына махсус чабу агрегаты тагып куе үләнне пакосларга салалар. Ринат Вил улы – яңа гына Нефтекама машина төзү колледжын тәмамлап, кулына эретеп-ябыштыручы дипломы алган яшь белгеч. Егет җәй айларында әтисенең хуҗалыгында ярдәм итеп, мал азыгы хәзерләүдә үз өлешен кертә. Киләчәктә дә әтисе белән бергә хуҗалыкны алып барырга уйлый.
– Көне булса печән хәзерләү бер атналык эш инде ул. Быел һава торышы бик көйсез булса да җаен табабыз. Әз генә көн кояшлы булды исә, аз гына кишәрлекләр чабып, кибү белән яңгыр яуганчы рулонга кысып, ферма ихатасына ташый барабыз. Бүгенге көнгә 100 рулон печән кысып өлгердек, әле тагын 150 гектар мәйданда бу эшне башкарасы бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Вил Билалов.
Хуш ис бөркеп торган шактый калын, яхшылап кипкән печән төргәкләрен булдыклы фермер хуҗалыгы башлыгы Вил тракторында үзе ташып тора.
Печәнчеләргә куәт өстәп, иркен басу өстендә сабантургайлары җыр суза. Ә хезмәт кешеләренең табигать гүзәллеге белән хозурланып торырга вакыты юк, алар булсынга, дип җиң сызганган. Әнә ич, кемузардан ярышып, булдыклы механизаторлар мал азыгы муллыгын тәэмин итү өчен тырышалар. Азыгы булса, ите дә, сөте дә күп булыр, хуҗалык кассасына тере акча кереме дә артыр һәм болар финанс-хуҗалык эшчәнлеген тагын да тотрыклырак итәргә мөмкинлек бирер.