

Көздән ул ныгып кала, тамыр җибәрә, аның нинди дә булса уңышы булачак. Ә яз көне чәчеп, корылыкка эләккән икмәкләрдән уңыш булмаска да мөмкин. Кышын агрономнар ял итә диләр. Моның белән бер дә килешә алмыйм. Чөнки кышкы чорда уҗымнар өшемәсен иде, кар яусын иде, дип күккә карап утырабыз. Язын, җәен яңгырын да телибез. Көзен, киресенчә, яңгыр яумасын, кояш чыксын, урып-җыюны төгәлләр идек, дибез. Гел күккә карап, теләп йөреш инде безнең эштә. Басу бит ул теплица түгел. Һава торышын берничек тә көйләп булмый. Шуңа күрә уңай вакытын эләктереп калырга дип көтеп йөрибез инде. Хуҗалыкта эш ел дәвамында көне-төне бара. Яз көне чәчәр өчен көз көне җыеп алган орлыкларны кыш буе әзерлисе дә бар. Әле бит хәзер фән белән шөгыльләнү көчле. Орлыкларның да әллә нинди төрлеләрен сынап карыйбыз. Безнең җирлеккә нинди сорт ныграк туры килә, шуны сайлап алырга да кирәк, – дип үзенең эш асылы белән таныштырып китте бүгенге көндә “Агросмарт” җәмгыятенең агрономы Даниф Нигамәтҗанов.
Әйе, Даниф Даһи улы бар гомерен авыл хуҗалыгына бәй-ләгән кеше. Тәүдә хезмәт юлын элеккеге “Уйлыш” колхозында механизатор булып башлап җибәрә. Озак еллар басу эшкәртүдә, иген игүдә көч салып, иген үстерүнең асылына төшенгәч, элеккеге “Маяк” колхозында агроном булып эшли башлый. Шаулап үскән иген басуларын яратуы, җир эшенә мөкиббән китүе аны шушы һөнәргә алып килә дә инде. Гомумән, Даниф Нигамәтҗанов бүгенге көндә абруйлы, тәҗрибәле агрономнарның берсе. Ул яраткан эшенә җанын-тәнен, көчен биреп эшли. Иген басулары аның стихиясе. Бигрәк тә әлеге – басуларда мул булып игеннәр өлгергән чорда ул аларның хозурлыгына сокланып, һәр башагын тикшереп тора. Бүген исә аларның “Агросмарт” җәмгыяте басуларында талгын җилдә тибрәлгән башаклар шавы муллык вәгъдә итә. Хәзер аларны түкми-чәчми җыйнап алу төп бурыч булып тора хуҗалык уңганнары алдында.
Даниф Даһи улы Варҗитамак авылында ишле колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Шөкшән мәктәбендә сигез класс белем алгач Свердловск шәһәрендә механик җыю эшләре слесаре һөнәрен үзләштерә. Шуннан инде армия сафына алына. Ике ел буена солдат боткасы ашап, хәрби бурычын намус белән үтәп кайта. Яшь егетнең хезмәт юлы да туган ягы, туган җирендә тир түгү белән башланып китә. Ул үзенең хезмәт юлын җир эшкәртүгә, иген үстерүгә багышлавына һич кенә дә үкенми.
– Ярый авылда калганбыз. Көн дә иртә белән хуҗалыкның һәр басуын йөреп чыгып, бар да яхшы икәнен күреп кайткач иркен сулыш алам. Иген үстереп, мин үземә көч алам, ә хуҗалыкта алынган табыштан ил табынын баетуга өлеш кертә алуым миңа яңа көч, дәрт өсти, – ди ул шатланып.
Әйе, иген үстерү, җир эшкәртү бик авыр хезмәт икәнен һәрберебез аңлый. Мондый өлкәдә һәркем эшли алмый. Ә рухи яктан нык, сабыр, кеше белән уртак тел таба белгән һәм, әлбәттә, тәҗрибәсе булган кешеләр генә үз өлешен кертә. Даниф Нигамәтҗанов та шундыйларның берсе. Ул беркайчан да авырсынмый, механизаторларга ярдәм кирәк чакта читтә калмыйча, беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучы. Ул җәмгыятьнең агрономы гына түгел, бөтен төр мәшәкатьләрен чишүче, оештыручы һәм дә инде механизаторы да дисәм һич ялгышу булмас. Даниф Даһи улы үзенең эшче командасы белән берлектә ике мең гектардан артык җир эшкәртә, анда төрле культуралар үстерүдә күп көч сала. Арыш, бодай, арпа, рапс, рыжиктан тыш биредә быел беренче тапкыр соя культурасын да үстереп карарга булганнар. Елның-елында яңа төр культуралар үстереп, уңыш дәрәҗәсен сынап та карыйлар биредә.