Авыл хуҗалыгы
7 Июля 2025, 09:34

Яшел массаның һәр учы кадерле

Язгы чәчү, мал азыгы әзерләү, урып-җыю чорында авыл хезмәтчәннәренең эш сәгате кояш чыгу белән башланып, кояш баеганда гына тәмамлана. Болыннар хәтфәдәй яшел үләнгә күмелде, басуларда күпьеллык үләннәр өлгерде. Табигатьнең иң гүзәл чагы. Әмма мал асрап яшәүче авыл кешесенең җәйге табигать матурлыгына хозурланып йөрергә вакыты юк шул. Кышка җитәрлек печән хәзерләргә кирәк. Хуҗалыкларда да ит-сөт җитештерү күрсәткече азык базасының мул булуына бәйле.

Яшел массаның һәр учы кадерлеЯшел массаның һәр учы кадерле
Яшел массаның һәр учы кадерле

60тан артык баш мал асраган “Хәмитҗанова” крестьян-фермер хуҗалыгында булдык һәм азык хәзерләү буенча эшнең ничек алып барылуы турында кызыксындык.
– Күпьеллык һәм берьеллык үләннәр үскән басулар күкрәп утыралар. Ел яхшы килә. Без малчылык тармагында табыш алып яшәгәч, мал азыгын күпләп хәзерләүне алгы планга куеп эш итәбез. Тукранбаш культурасы үскән басуны җыеп алып 500 тонна сенаж салып куйдык. Һава шартлары бераз бозылып торгач, печәнне екмый торабыз. Көннәр күтәрелү белән печәннәрне тиз арада җыеп, рулонга кысуны исәптә тотабыз. Шуңа да хәзер төп максат булып печәнгә тәгаенләнгән күпьеллык үләнне чәчкә аткан чорга кадәр чабып һәм киптереп җыеп алу тора. Хәзерләнгән печәннең югары сыйфаты нәкъ шуңа бәйле, – ди хуҗалык башлыгы Ләйсән.
Күмәк көч тау күчерә, диләр борынгылар. Әлеге кызу кампания вакытында да күмәклек, бердәмлек зур роль уйный. Сенаж салуда да механизаторлар бердәм булып эшлиләр. Мал азыгы хәзерләү комбайнында Илһам Хәмитҗанов аяз көннән файдаланып калу өчен иртәдән караңгы төшкәнче эшли. Яшел массаны сенаж чокырына Наил Мөкменов һәм Рузил Хәмитҗанов бер генә минутка да туктамыйча ташып тора. Җыеп алынган масса сыйфатлы саклансын өчен тыгызлап торучы механизатор Рифат Вәлиев зур тырышлык салган.
– Табыннардагы ризыкның муллыгы – мал азыгы белән бәйле. Шуңа да, печәнен дә, яшел массаны да үз вакытында чабып – эш итеп куярга кирәк. Печән көеп бетмәсен дисең. Яшел масса сусыллыгын, туклыклылыгын югалтмасын, сенаж сыйфатлы итеп салынсын дип тырышабыз, – дип сүзгә кушылды әлеге хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү эшен карарга килгән авыл хуҗалыгы зоотехнигы Ленар Баһауов.
– Сенаж – терлекләр яратып ашый торган, консервланган яшел масса. Бозыла, искерә дип борчыласы юк, чөнки аны бөтен технологияләрен үтәп салабыз. Елның-елында мал азыгын күпмедер күләмдә запас белән салып калырга тырышабыз. Малны, аеруча савым сыерларын бөтен кагыйдәләренә туры китереп асрау, яхшы итеп ашату өчен азык рационны дөрес итеп төзергә һәм шуннан тайпылмаска кирәк. Бүгенге көндә 24 баш савым сыеры бар, 300 литр сөт савып алабыз. Хуҗалыкта җитешетерлгән сыйфатлы продукцияне район үзәге кибетләрендә сату итеп, ярыйсы гын табыш алып торабыз, – ди Ләйсән Хәмитҗанова.
Әйе, авыл җирендә яшәп кул кушырып утырып булмый шул, бигрәк тә фермерлык белән шөгыльләнүчеләр. Алар иртәдән кичкә кадәр фермер хуҗалыгында эшләсә, шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларында да күпләп кош-корт асрап, гаилә бюджетына ярыйсы гына табыш алалар. Ләйсән фермер хуҗалыгы башлыгы булу белән генә чикләнми. Сыерын да сава, сөтләрен махсус шешәләргә төяп, кибетләргә дә ташый, хуҗалык эшчеләренә ашарга да хәзерли һәм дә инде йөзәр баш каз, икешәр йөз баш тавык та асрый. Бу кадәр эшләрне башкарырга рухи яктан нык һәм уңган булу да кирәк. Карап торуга мөләем, назлы Ләйсәндә аларның барысы да бар. 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас