

– Терлек азыгының сыйфаты аны хәзерләү вакытына бәйле. Азыкның сыйфаты юк икән, димәк – сөтнең дә сыйфаты булмаячак. Ә сөт исә бүгенге көндә хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмау мөһим, – ди районның баш агрономы Хәлил Минһаҗев. – Явып үткән көчле яңгырлардан соң үләннәр күтәрелеп, үсеп китте. Кояшлы көннәр булганда мал азыгы әзерләп калу – мөһим бурыч.
Бүгенге көндә “Колос” хуҗалыгының машина-тракторлары берөзлексез басу-сенаж чокыры юлын таптый. Мал азыгы әзерләүдә зур көч салына биредә. Иң алдан КСУ-1 чапкычында Илдар Гаффанов люцернаны чабып бара.
– Безнең эштә иң мөһиме – һава торышының уңай торуы һәм үләннең өлгерүе. Дымлылык та 14 проценттан ким булырга тиеш. Тезмәләр калын, Ходай Тәгалә мал азыгы әзерләүгә көннәрне дә биреп тора. Болай булганда тиешле күләмдә печән дә, сенаж да хәзерләячәкбез, – ди тәҗрибәле механизатор.
Үлән әзрәк кипкәч, Евгений Васильев турап, йөк машиналырына төяп бара. Ә йөк машиналарын уңган һәм җитез механизаторлар иярли. ЗИЛ машиналарында – Рәзил Сибәгатуллин белән Фәдис Гыйләҗев, КамАЗда – Фидат Гайнанов, Т-150 тракторларында Ришат Хәтмуллин белән Рәмзил Мөгыйнов алны-ялны белмичә мал ризыгын чокырга ташыйлар.
Азыкның сыйфатын арттыру резервы булып сенаж салуда биологик консервантлар куллану тора, бу туклыклы матдәләр югалтуларын киметүне һәм сыйфатлырак азык алуны тәэмин итә.
Әлегә сенаж “Колос” хуҗалыгының Борай бүлек-чәсе терлекчелек фермасы буена алып киленә. Яшел массаның сыйфаты, әлбәттә, аны дөрес итеп тыгызлаудан тора. Бу җаваплы эш хуҗалык уңганнары, тәҗрибәле механизаторлар Фидәрис Фазлетдинов белән Фәнил Баһаутдиновка йөкләнгән. Эш сыйфатын Марсель Туктаголов карап, язып бара.
“Колос” хуҗалыгы басуларында йөргәндә, хезмәт күрсәтү механигы Эльмир Нуриевка тап булдык. Ул яздан алып көзгә кадәр басудан кайтмый. Хуҗалыкның бөтен техникасы аның карамагында. Кайсы машинага, тракторга, комбайнга нинди запас частьләр кирәк, Эльмир барсын да таба. Шуңа да аның бурычы – барлык техниканың төзеклеге. Төзек техника булганда гына хуҗалыкның эше тоткарлыксыз алга бара. Моны аңлап, белеп эш итә механик.
– Бүгенге көндә хуҗалыкның машина-тракторлары берөзлек-сез басу-сенаж чокыры юлын таптый. Күпьеллык үләннәр тиздән тулысынча җыеп алыныр дигән өмет бар. Игенче егетләрнең тырышлыгын, хуҗалыктагы техниканың халәтен күзаллаган хәлдә әлеге эшне тиз арада төгәлләрбез дә, мөгаен, – дип сүзен тәмамлады Эльмир Нуриев.
Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырларның күпьеллык үләннәргә дә, игеннәргә дә файдасы булмый калмас. Хәзер күпьеллыкларны вакытында, соңга калмыйча сыйфатлы килеш чабып, җыеп алырга гына кирәк. Авыл хезмәтчәннәре алдында торган төп бурычларның берсе әнә шул.
“Колос” хуҗалыгындагы кебек булдыклы, тырыш эшчеләр булганда гына авыл хуҗалыгы тармагы алга бара.