

Питомникның басулары якынча 80 гектар мәйдан били, моның биш гектарында бакча җиләге үсә. Шулай ук биредә исә кара һәм кызыл карлыган, алма, груша, чия һәм слива агачлары да җимеш бирергә өлгереп килә.
Экологик чиста, химия белән эшкәртелмәгән җиләкне җыярга Борай халкы гына түгел, читтән килүчеләр дә бар. Бу көннәрдә питомник янында машиналар күп, димәк, татлы җимешкә ихтыяҗ бар. Эш көннәрендә кеше күп булмаса да, ялларда җиләк җыярга теләүчеләр саны арта.
Мульча пленка капланган, тамчылап су сибелгән басуларда җиләкне питомникның үз эшчеләре һәм теләгән кеше үзе җыяла. Питомник үз продукциясен күрше районнарда базарда да сата. Сатуга җиләкнең Сандра, Сирия, Азия, Хоней, Клери, Троицкая, Фестивальная ромашка дигән сортлары чыгарыла.
– Бүген иртән питомниктан биш килограмм җиләк сатып алдым. Ашап бетердек тә инде. Бер бозылган җиләк тә булмады. Тәмле, хуш исле иде, бик канәгатьбез, – дип үз фикерен белдерде җиләк сатып алучы Рәшидә ханым.
Җирле фермер Рөстәм Мөгаллимов җиләк-җимеш питомнигында тумышыннан башлап эшли диярлек. Бүген исә биредә эш кайный, бакча җиләгенә чират торалар.
– Бу көннәрдә килеп үзләренә җиләк җыеп алырга теләк белдерүчеләр шактый. Берсен дә кире бормыйбыз, – диләр җиләк-җимеш питомнигы хуҗалары Лилия һәм Рөстәм Мөгаллимовлар.
Мөгаллимовлар җиләк-җимеш белән генә чикләнмиләр: яшел үсентеләр үрчетү белән актив шөгыльләнәләр. Теплицалар тулы төрле куак, агач яңа сулыш ала. Киләчәктә бу үсентеләр сатуга чыгарылачак һәм районыбызның гына түгел, республиканың күп бакчаларында урын табарлар, хуҗабикәләргә мул уңыш бирер, дип ышанабыз.