Авыл хуҗалыгы
13 июнь 2025, 09:16

Борайда Сабантуй гөрләп үтте

Борайда Сабантуй быел да гөрләп үтте. Ул Русиядә Ватанны саклаучылар, Башкортстан Республикасында Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елларына багышланып һәм Русия көнен бәйрәм итү чикләрендә уздырылды.  

Борайда Сабантуй гөрләп үттеБорайда Сабантуй гөрләп үтте
Борайда Сабантуй гөрләп үтте

Иртәдән бәйрәм рухы хөкем сөрде – якын-тирә күрше авыллардан, ерак төбәкләрдән кайткан дус-туганнар, кардәшләр, милләттәшләрнең очрашып, аралашу көне дә ул әлеге бәйрәм.
Бәйрәм һәр елдагыча тирмәләрдә кунакларны каршы алудан башланды. Кадерле кунаклар башкорт, татар, рус, мари, удмурт милли костюмнарын кигән егет һәм кызлар мул район җиренең нигъмәтләрен – традицион ипи-тоз, чәк-чәк һәм кымыздан авыз иттерделәр. Аннары бәйрәмне район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов ачып җибәрде. Сабантуй флагын күтәрү хокукы авыл хуҗалыгында югары уңышлар күрсәткән крестьян-фермер хуҗалыклары хезмәткәрләренә бирелде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев район халкының быел да бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килүен билгеләп үтте. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да шактый килгән иде. Башкортстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизовны, БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Айбулат Хаҗин, Мишкә һәм Борай районнары хәрби комиссары, майор Сергей Воробьевны һәм күрше районнар хакимиятләре башлыкларын Борай халкы кайнар алкышлар белән сәламләде. Кунаклар да борайлыларны язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануы белән котлап үттеләр.
Аннары сәхнәгә быелгы кыр батырлары, язгы кыр эшләре алдынгылары, алар артыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, мәгариф вәкилләре һәм башка тармак уңганнары чакырылды. Тамашачыларның кайнар алкышлары астында аларны хөрмәтләп котладылар, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар һәм җиңүчеләрнең ал тасмасын бәйләделәр.
Ат чабышлары Сабантуйның бизәге булды. Шуңа да ат чабышларының бәйрәмдә үзәктә торуы бер дә гаҗәп түгел.
Сабантуйны традицион уеннардан башка күз алдына китереп булмый, уеннарында олылар да, балалар да бик теләп катнаштылар. Ә милли көрәш – Сабантуйның төп бизәге, борынгыдан безнең көннәргә килеп җиткән йола ул. Сабантуй мәйданының бизәге булып батыр көрәшчеләр тора.
Әмма бу Сабантуйны чын мәгънәсендә үзенчәлекле итә торган иң мөһиме - рухи җылылык һәм бердәмлекнең кабатланмас атмосферасы. Күп кенә кешеләр өчен бәйрәм озак вакыт күрмәгән туганнары һәм дуслары белән очрашу, яшьлекләрен искә алу, яңалыклар белән уртаклашу һәм җылы, бәйрәм рухында аралашу өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас