Авыл хуҗалыгы
5 Июня 2025, 03:19

Икмәк үстерү өчен җир эшкәртү генә җитми, аны тәрбияли белергә дә кирәк

Чәчкән орлыгың яхшы булмаса, тиешле агрочараларны үз вакытында башкармасаң, һава торышы уңайлы килмәсә, көч түкмәсәң, мул уңыш алыр-мын, димә.

“Россельхозүзәк” белгечләре дә әлеге вакытта басулардан кайтып кермиләр. Чөнки аларның киңәшләре, күзәтү астында район аграрийлары мул иген уңышы алуга ирешә. Моның өчен агрономнар Әлфия Хәбибуллина һәм Гөлшат Маннанова көн саен иртәдән кичкә кадәр хуҗалык басуларында үскән  культураларның торышын күзәтү һәм фито-санитар мониторинг, корткычлар фаунасын, авырулар китереп чыгаручыларның төр составын һәм чәчүлекләрдәге чүпләрнең төрен тикшерү буенча эшлиләр. Бу юлы алар “Салават” хуҗалыгында булып, басуларның, уҗымнарның торышын тикшерделәр. Белүебезчә, салаватлылар басу эшләрен тәмамлап киләләр. Әлеге вакытта биредә 200 гектарга якын пар җире эшкәртү һәм химик утау кебек эшләр башкарыла. Чәчүне әллә кайчан тәмамлап куйганнар. Орлыкларның шытымы яхшы булганы инде кара җир өстенә баш калкытканнар. Агрономнар “Салават” хуҗалыгының барлык басуларында булып, тикшереп, уңай бәя бирделәр.
– Бүгенге көндә район буенча чәчүлек, көзге һәм язгы куль-тураларның корткычлар, чүп үләннәре, зарарлану дәрәҗәсе буенча беренче тикшерү эшләре бара. Аның нәтиҗәсендә, хуҗа-лыклар басуларны һәм утырту материалын химик һәм биологик саклау чаралары белән вакытында эшкәртелгәне билгеләнде, бу исә вегетация чорында чәчүлекләрне бөҗәкләрдән, гөмбә авыруларыннан һәм орлыкларның бактериаль авыруларыннан саклау мөмкинлеге бирде, – ди Гөлшат Илүс кызы. 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас