Авыл хуҗалыгы
5 июнь 2025, 03:21

Чәчү финишка якынлаша

Басуларда язгы кыр эшләре гөрләп бара. “Колос” хуҗалыгында бу җанлылык аеруча сизелә. Район буенча иң күп мәйданда җир эшкәртүче һәм чәчүче хуҗалык ул. Аларның карамагында 5578 гектарда җир бар. Монда чәчүлекләрдән тыш, печәнлек җирләре дә керә.

– Туфракта дым җитәрлек, алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә артык. Басулар да берьюлы өлгерде. Шуңа күрә чәчү эшләрен аеруча оешкан төстә алып барырга кирәк. Быел безнең өчен төп культуралар – арпа, кукуруз, бодай катыш вика, вика катыш горчица, рапс, –  дип башлады  сүзен хуҗалык агрономы Артур        Саяпов.
Көздән 2334 гектар мәй-данда сабан культуралары чәчеп калдырганнар, ул мәйданнарда дым каплатылган, уҗымнарны бер тапкыр ашлама белән тукландырганнар.
Без килгәндә хуҗалык кырларында 12 берәмлек техника эшли иде. Кайсы чәчү алдыннан культивацияли, кайсы чәчкеч таккан. Артур Саяпов, егетләрнең хезмәтенә бәя биреп, болай диде:
– Язгы кыр эшләренә техниканы әйбәтләп әзерләдек. Егетләр алда җитди бурыч торганны аңлыйлар, шуңа күрә бер караңгыдан икенчесенә чаклы тырышып эшлиләр.
Моның шулай икәнлегенә шунда ук инандык. Сергей Сайранов белән бик кыска вакытка тукталгач кына берничә җөмлә алыштык:
– Мин эшли торган “Бюлер” тракторына чәчү комплексы тагылган. Бик уңайлы техника, гади генә. Мониторда барлык эшләгән эш тә күренә – күпме орлык салынган, никадәр ашлама калган, ничә гектар җир эшкәртелгән. Берьюлы берничә операция башкарыла – җир культивацияләнә, чәчелә һәм катоклана, – ди Сергей.
Механизаторлар Рәфил Хәмәтов, Рамил Усманов һәм Рамил Солтанов язгы чәчү кампаниясендә шушындый ук тракторда эшлиләр. Быел чәчү ике сменада башкарылган. Бодай, арпа, кукуруз, вика катыш горчица, рапс, беренче тапкыр солы культурасы да быел чәчелгән. Алда колослыларның карабодай чәчәсе генә калган. Һәр басуның үзенчәлеген белеп эшләүчесе бар. Мәсәлән, кукуруз чәчүдә һәр елны Мәснәви Сибәгатов белән Илшат Даутов эшли. Җирләрне культивацияләү Сергей Шамаев, Рәмзил Мөгыйнов өлешенә төшә. Механизаторларның һәркайсы намуслы хезмәтен күрсәтеп, язгы чәчү кампаниясен вакытында, тиешле дәрәҗәдә башкара.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас