Елдан-ел көзге чәчү мәйданнарын арттырабыз, чөнки кыш җылы булгач, кышлавы да яхшы булды, әгәр кышның болай киләсен белгән булсак, без аны күбрәк мәйданга да чәчкән булыр идек. Ел елга охшап килми шул, – дип үзенең басу эшләре белән таныштырып китте Даутлар авылының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Флорис Шакиров.
Хуҗалыкның халәте бүгенге көнгә әйбәт. Чөнки чәчү эше тәмамланган. 135 гектар мәйданда арпа һәм бодай чәчелгән. Фермер чәчү өчен орлыкны да һәр елны элиталы яки беренче репродукциялене генә чәчә һәм егермешәр тонна минераль ашлама сатып алып тукландырып та тора. Мул уңыш алырга теләгән кеше шулай итә дә инде. Шулай икәнен чынлап та аның уҗым басуларыннан күрергә була. 50 гектарда пар җире эшкәртелгән. 50 гектардан артык мәйданда печәнлеге дә ямь-яшел булып күкрәп утыра. Флорис Риф улына фермерлык эшен башлап җибәрү өчен чәчү җирләре булдыру өчен ташландык, агач басып беткән җирләрне алып эшкәртергә туры килә. Күпме генә авырлыклар, киртәләр очраса да, аның балтасы суга төшми. Сабырлык белән, акрынга басучылык тармагын алып бара. Уҗымнарны тукландыру эшен дә вакытында эшли. Механизаторы Фәнис Зыятдинов аның уң кулы. Бар гомерен чылбырлы тракторда эшләүгә багышлаган басу уңганы белән Флорис Шакиров җир эшкәртә, сөрә, чәчә, печән чаба. Бүгенге көндә хуҗалыкның техник базасында чылбырлы ике һәм ике Беларусь тракторы бар.
– Икебезгә икешәр трактор, берсеннән төшәбез, икенчесенә утырабыз. Менә шулай бөтен эшне бергә башкарып киләбез. Фәнис минем алыштыргысыз эшчем. Ул бар гомерен трактор йөртүгә багышлаган җир кешесе. Техникада йөрү генә түгел бит әле, аны ремонтларга да белергә кирәк. Ә Фәнис ага берүзе шушы дүрт тракторны хезмәтләндерә, – дип механизаторын мактый хуҗалык башлыгы.
“Росагролизинг” программасы буенча тагылма чәчү, пресска кысу агрегатлары алынган. Фермерның техникасы җитәрлек, шуңа күрә эше дә һәр мизгелне ырамлы бара. “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгында басучылыктан тыш малчылык тармагы да зур үсештә. Биредә башкорт токымлы атлар үрчетелә. Бүгенге көндә атлар электр көтүчесе астында асрала. Авыл җирендә фермер булуы бик күп эшләргә уңай тәэсир итә. Даутлар авылы фермеры Флорис Шакиров та туган төяге өчен күп кенә эшләр башкарган кешеләрнең берсе. Ул 2012 елда яу кырыннан кайтмый калганнар истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән обелиск төзегән иде. Менә быел инде шушы тарихи урынны тулыландыру өчен сугыштан җиңү белән кайтканнар исемлеге язылган яңа такташ эшләткән. Гомумән, Флорис Шакиров тормыш иптәше Ания Рәлиф кызы белән авыл өчен янып яшәүче, авылның игелекле кешеләре. Аларның тырышлыгы, ярдәме белән бик күп эшләр башкарылган. Һәр елны Флорис Риф улы Кәшкәләү авыл биләмәсе авылларында узган Яңа ел бәйрәмнәренә спонсорлык ярдәм күрсәтә. Агымдагы елда алар “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме оештырырга да ниятләп торалар.