Авыл хуҗалыгы
30 Май 2025, 05:01

Җир кадерен белүче фермер

Өлфәт Гайсин фермерлык белән 2009 елдан башлап шөгыльләнә. Мәктәптә укыганда ук хезмәт эшчәнлеген Мәгъдән исемендәге колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып башлый.

Аннары, яше җиткәч, армия сафына алына. Уфада 139нчы санлы һөнәрчелек училищесында укып, кулына эретеп ябыштыручы документын ала. Уфа шәһәрендә заводта эшкә урнаша. Яраткан һөнәре буенча эшләве күңеленә бик хуш килсә дә, туган авылын сагынуы аңардан бер генә минутка да читкә китми. Еллар үтү белән ул туган ягына кайтып урнаша һәм,  җир алып, крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 100 гектар чәчүлек мәйданнары бар, анда бөртекле культуралар үстерү белән уңышлы шөгыльләнәләр. Хуҗалык тарафыннан авыл хуҗалыгы техникасы, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итүче җиһазлар сатып алына. 
Гомумән, басучылык белән шөгыльләнгән фермер җир эшен яратып башкара. Җир кадерен белеп эш иткән Өлфәтнең иген басулары  күкрәп утыра. Үз көче белән һәр елны бодай, арыш, арпа һәм карабодай үстерә. Кайсы гына басуына барма, анда дулкын-дулкын булып, куе яшел төстә уҗым шаулап утыра.
– Мин бит авыл малае. Бәләкәйдән җирдә эшләп үстек. Шуңа күрә иген үстерү минем өчен олы шатлык. Җир мәйданым зур булмаса да төрле культура үстерергә тырышам. Әлеге вакытта 70 гектар мәйданда бодай чәчтек. Орлыкны да сыйфатлысын кулланам. Аннары мул иген алу өчен уҗымнарны тәрбияләү дә басучылык тармагының мөһим бер ысулы бит инде. Шуңа күрә һәр эшнең үз вакыты, шуны кулдан ычкындырмаска гына кирәк, – дип үзенең эше белән уртаклашты Өлфәт Гайсин.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас