Ул авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов белән бергә “Колос” хуҗалыгының Әҗәк һәм Борай бүлекчәләрендәге чәчү эшләре барышы белән кызыксынды. “Колос” хуҗалыгы җитәкчесе Камил Галиев хуҗалыгында барган язгы чәчү эше белән якыннан таныштырды һәм киләчәктәге эш планнары белән уртаклашты. Аннары министр урынбасары “БорайБиф” җәмгыяте басуларында язгы кыр эшләре белән танышкач, шпагат җитештерү цехында булды. Рәмил Нуриәхмәтов хуҗалык җитәкчеләре белән әңгәмә корып, киңәшләрен бирде, басудагы хезмәтчәннәрен көннәрнең аяз булуын тулу куәтенә кулланып, тиз арада чәчү эшен тәмамларга чакырды. Ә шпагат цехы хуҗасы Азамат Басыровка авыл хуҗалыгы өчен кирәкле чимал җитештерүенә рәхмәтен белдерде.