Тәҗрибәле аграрийлар һава торышының көйсезлегенә аптырап калмыйча, аяз көннең һәр сәгатен, һәр минутын басу-кырларга чыгып чәчү эшләрен башкаралар. Район басуларында язгы чәчү киң колач белән бара. Районыбыз чигендә урнашкан Байшады авылының “Гыйльмаутдинов” крестьян-фермер хуҗалыгында да язгы чәчү эшләре оешкан төстә бара. Чәчеләсе басулар трактор гөрелтесе белән шау-гөр килеп тора. Берсе культивация эшләсә, икенчесе чәчә, ә өченчесе кәтүкли. – Май ае үзенең һава шартлары белән безне бик сынады. Айның беренче декадасында төннәрен бик салкын булды. Ләкин моны сылтау итеп, күңел төшенкелегенә бирелергә ярамый. Җир сулышын тоя һәм аны аңлый белергә кирәк. Ата-бабаларыбызның: “Язын кырда сайрашмасаң, көзен ындырда ыңгырашырсың” дигән әйтемен һәрвакыт истә тотабыз. Гомумән алганда 500 гектар мәйданда сабан культурасын чәчәбез. Әлегә 200 гектарга якын мәйданда бодай чәчтек. Орлыкны һәр елны алыштырып торам. Күпчелек элита яки беренче репродукцияле орлык чәчәргә тырышабыз. Быел исә Курган орлык заводыннан алган бодайның “Омская-36” сортын чәчтек. Үсентеләр үз вакытында шытып чыгып баш калкытсын өчен җирнең дымлы булуы һәм кояш җылысы кирәк. Җир дымлы. Көннәр җылынуга таба бара. Язгы чәчү чорында игенчене иң сөендергәне шул инде, – ди фермер Геннадий Гыйльмаутдинов.
Механизаторлар да, агрегат артына басып йөрүче чәчүче егетләр дә чәчү эшен зур теләк белән эшләве әллә каян күренеп тора. Менә тракторчы Финат Хәкимов бу эштә хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторы икән. Шуңа күрә дә һәр елны бу эш аңа ышанып тапшырыла. Ә культвация эшләү механизатор Ринат Гыйльмаутдинов өлешенә төшә.
– Шушы ике механизатор бөтен чәчү эшен башкаручылар инде. Мин һәр елны басуга иң беренче аларны чыгарам. Намус белән эшлиләр алар. Егетләргә сүзем юк. Техниканың да көен аңлап, салмак кына үз эшләрен башкарып баралар, – дип, механизаторларын мактап телгә алды фермер.
Хуҗалык эшчеләре һәрберсе үзенә тәгаенләнгән эшне җаваплы башкара. Фермер Геннадий Гыйльмаутдинов та эш барышын читтән карап кына тормый, КамАЗ йөк машинасында басуга орлык чыгару эшен башкара. Ә инде тагылмага агрегатка орлыкны салып, җир куенына тигез төшүен тикшереп баручы чәчүчеләр Олег Хәкимов, Алексей Шаһиев, Сергей Минникузин һәм Александр Гарифуллиннарга йөкләтелгән. Гомумән, биредә эшче куллар җитәрлек. Егетләр бер-берсен алыштырып, ял итеп эшлиләр.