Авыл хуҗалыгы
22 Май 2025, 05:08

Чәчү – эшнең башы гына

Районыбыз хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре бара, ләкин инде аның артыннан ук килеп басачак терлек азыгы хәзерләү чорына да вакыт җитеп килә. Басу эшләре белән танышу өчен Рафаэль һәм Раил Арслановларның крестьян-фермер хуҗалыкларына юл алдык.

Малчылык һәм басучылык юнәлешендә эшләүче хуҗалыкларда кылны кырыкка бөгәр чак. Шулай булса да хуҗалар эшне җайлап барысын да ашыкмыйча гына эшләп киләләр. Малларны әллә кайчан инде электр көтүлегенә чыгарганнар. Бүгенге мәшәкатьле чорда терлекләр Шаһинур Шафигуллин, Рәфит Мусин, Раил Нурисламовлар карамагында. Хуҗалык идарәчесе Дамир Кәшфуллин өчен дә бу чор бик җаваплы, чөнки аңа малчылыкны да,  шул ук вакытта басу эшләрен дә күз уңында тотарга кирәк. Хуҗалыкта язгы чәчү  ике мең гектардан артык мәйданда башкарылган. 
– Чәчүне шушы көннәрдә тәмамлыйбыз инде. Бүгенге көндә мал азыгы хәзерләү агрегатларын сафка бастыру эшенә тотындык. Басу эшләрендә иртәдән кичкә кадәр хезмәт шавында кайнаган механизаторлар Радик Бәлагытдинов, Ирек Шаригин, Марсель Зарипов, Рәзәви Мөгаллимов, Рузолин Шәрипов, Илнур Муллин, Рузид Гайфуллиннарга зур рәхмәтлемен. Егетләр көннең кадерен белеп ал-ял белән исәпләшми эшләделәр. Ә чәчү агрегатлары артында эшләүче Рәмил Гәрәев, Рәнис Гарифуллин һәм Рәүдәт Нургалиевның да өлеше зур булды. Эшкә тоткарлык итмичә ындыр табагыннан орлык төяүдә Филгат Хәмидуллин эшләсә, орлыкларны басуга Зөфәр Бәлагытдинов һәм Рәмис Шәйхетдинов ташыды. Көнозыны басуда җир эше белән кыешкан егетләргә пешекчеләр Рима Арсланова белән Лиза Шаригина көненә ике тапкыр аш-су әзерләделәр. Ашауны басуга итүдә безнең хуҗалыкның алыштыргысыз аксакалы Әнис Вәлиев, олы яшьтә булуына карамастан, һәр елны шушы мөһим вакытта ярдәмгә килә. Әнәс Камалтдинов белән алмашка эшли алар, – дип эшче көчләрне мактап телгә алды Раил.
Басу эшләре башланган хуҗалыкта башка эшләр дә акрынга алга таба тәгәри. Иң мөһиме – вакытны кулдан ычкындырырга ярамавын белеп эшлиләр биредә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас