– Мин һәр язны түземсезлек белән көтеп алам. Үткән язларымның һәркайсы күңелемдә якты хисләр уята. Хәер, бу тынгысызлык һәр игенчегә хас сыйфаттыр инде. Кызарып кояш чыкканда басу өстеннән сыек томан күтәрелә, ул борынны кытыклап җир исен, ипи исен китерә. Кулыма бер уч туфрак алам. Аны йомарлап карыйм, ябышкак әле, уалмый. Салкын булса да, сулыш ала сыман, җанлы тоела, – дип шатлык хисе белән сөйли ул.
Әйе, “Салават” хуҗалыгы басучылык буенча районыбызда алдынгылар рәтендә бара.
Салаватлылар язгы чәчү эшен уңышлы гына башлап җибәрде. Ашыгып бармыйлар. Җитешкән басуларны культивация ясап, чәчеп баралар. Әлегә Мулла авылы янындагы 110 гектар мәйданда эш кайный. Биредә “Зауральская волна” сортлы бодай культурасы чәчелә. Хуҗалык һәр елны югары репродукцияле яки элиталы сортлы орлык чәчүгә күнеккән. Сыйфатлы орлыкны алар Курган орлыкчылык заводыннан әллә кайчан инде кайтарып куйганнар.
Менә басуларны иңләп килүче Беларусь тракторын озак еллар инде Вәрис Гыйлемшин йөртә. Вәрис абый гомере буена механизатор булып эшли. Ничәнче язгы чәчү кампаниясенә чыкканын атап кына әйтә дә алмый ул. Орлыкны басуга ташучы Илмир Әлетдинов та тик тормый. Вәрискә чәчкечләрне орлык белән тутырышырга ярдәм итә. Культивациядә дә озак еллар тракторчы булып эшләгән Данил Гыйльманшин хезмәтен сала. Биредә механизаторларның һәркайсы тәҗрибәле. Шулай булмый ни, бик тә җаваплы чор бит. Аларның хезмәтеннән ил табыныбыз туенуын аңлап эшли алар.