Авыл хуҗалыгы
15 Май 2025, 03:10

Хуҗалыкның алыштыргысыз механизаторы

Авылда механизатор билгеле кеше. Басуларда көчергәнешле эш барган, киләчәк уңышка нигез салынган көннәрдә бу һөнәрнең әһәмияте тагын да арта.

“БорайБиф” җәмгыятендә эшләүче Рөстәм Зиннуров та күпләргә таныш. Рөстәм Силасау авылында тырыш, уңган Зиннуровлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Туган авылында мәктәпне тәмамлау белән 154 санлы һөнәрчелек училищесында тракторчы таныклыгын ала. 
Менә шулай итеп Рөстәм алдында авыл хуҗалыгы тармакларына ишек ачыла. Училищены тәмамлау белән Ленин исемендәге колхозда механизатор булып эшли башлый. Гомерен авыл хуҗалыгы һөнәренә багышлаган әтисе дә улының шул юлдан китәргә атлыгып торуын күреп сөенә. 
Хезмәт юлын матур гына башлап җибәргән егет армия сафына алына. Хәрби хезмәттән соң да ул кире үзенең эш урынына кайтып урнаша. Бу юлы инде яшь белгечне  колхозда яңа тракторы көтеп тора. Биредә озак еллар хезмәтен сала Рөстәм. 
Аннары инде “БорайБиф” җәмгыятенә эшкә күчә. Биредә дә ул үзен тырыш механизатор итеп күрсәтә. Рөстәм кышын малларга ашарга кертү техникасында эшләсә, яздан көзгә кадәр басуда эшли. Әтисе Роберт ага белән алмашка эшлиләр. Иртә яздан “Туман” ашлама сиптерү техникасын йөртә. Аннары инде трактор штурвалы артына утыра. Менә шулай иртәдән кичкә кадәр, ал-ял белән исәпләшми эшли ул.
– Ел әйләнәсенә хуҗалыкта кирәк булган өчен яратам да инде үземнең һөнәремне, – дип елмаеп сөйли ул. – Техника бездә заманча – уңайлы һәм югары җитештерүчәнле, андый машиналарда эшләве бик рәхәт.
Рөстәм уңган, эшсөяр генә түгел, туган җанлы ир-егет тә. Аның бертуган абыйсы Руслан Зиннуров өлешчә мобилизация белән махсус хәрби операциягә киткән. Энесе аның өчен көн-төн янып-көеп йөри. “Басуларны иңләгәндә дә туганымның исән-имин әйләнеп кире кайтуын телим. Балачактан бик тату үстек. Абыем минем өчен өлге һәм горурлык булды гел”, – ди ул. 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас