Авыл хуҗалыгы
7 Мая 2025, 04:15

Чәчүгә төштек. Изге сәгатьтә!

6 май иртәсендә язгы кыр эшләренең кызган мәле башланды. “Колос”, “Салават” хуҗалыклары, фермерлар Рамил Зарипов һәм Раил Ахунов басулары бу көннәрдә техника гөрелтесенә күмелде.

хунов хуҗалыгында бу мөһим эш оешкан төстә бара. Биредә 245 гектар мәйданда сабан культуралары чәчеләчәк. Әлегә 60 гектар мәйданлы басуда “Ульяновская - 105” элиталы бодайны җир куенына салалар.
– Хуҗалыкта чәчү материалы җитәрлек, чөнки авыл хуҗалыгы идарәлеге чәчү өчен элита орлыклар белән ярдәм итте. Бу басуда җир тиз җитешкәч, эшебезне моннан башладык. Тагын 100 гектарда бодай, 80 гектарда солы, 65 гектарда арпа чәчәчәкбез. Уҗымнар да яхшы кышлады. Чәчүгә төшкәнче уҗым культураларын тукландырып, печән җирләрен тырмату эшләрен  төгәлләп куйган идек. Механизаторлар Изах Русламханов, Фәгыйль Басыймов чәчү кампаниясенә ел саен зур өлеш кертәләр. Чәчүчеләр Рәфит Тимерҗанов, Айрат Камалтдинов, Салават Әхмәдиев буразналарга орлыкларның тигез төшүен карап, алдагы елда мул уңыш алу өчен тырышып эшлиләр, – ди фермер хуҗалыгы башлыгы Раил Ахунов.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас