

Апрельнең соңгы шимбәсендә терлекләрнең сәламәтлеге өчен көрәшүчеләр – ветеринария табиблары бәйрәме билгеләп үтелә. Борай районының ветеринария станциясе коллективында үз эшләренең осталары эшли. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә район кайбер хәвефле авырулар буенча имин булып тора. Алар йогышлы авыруларның чыганаклары килеп чыгуга юл куймау, хайваннарны дәвалау буенча зур кисәтү эше алып баралар.
Эпизоотиягә каршы бүлекнең әйдәп баручы ветеринария табибы Илдус Әхмәдуллин да – Борай егете. Ул мәктәптән соң, 154нче һөнәрчелек училищесын ветеринария фельдшеры белгечлеге буенча тәмамлаган. Хезмәт юлын Борай ветеринария участогы мөдире булып башлый. 2015 елның июненнән эпизоотиягә каршы отрядның 2 категорияле ветеринария табибы вазыйфасына күчерелә, ә 2022 елның гыйнварыннан – эпизоотиягә каршы бүлекнең әйдәп баручы ветеринария табибы, бүгенге көнгә кадәр шунда эшли.
Коллективта аны намуслылыгы, принципиальлеге, үз эшенә мәхәббәте өчен һәрвакыт хөрмәт итәләр. Аның белемнәре, тәҗрибәсе һәм аларны практикада куллана белүе Илдус Данис улына хезмәттәшләре арасында абруй яуларга ярдәм итә.
Илдус Данис улының ветеринария эшчәнлеге буенча тәҗрибәсе зур. Төп эшеннән тыш, аңа ветеринария-даруханә эшчәнлеге йөкләнгән, шулай ук ул Борай районы хуҗалыкларында барлык дәвалау, ветеринария-кисәтү чараларын үткәрә. Терлекләр дәвалаганда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, шулай ук вак йорт хайваннарына хирургик операцияләр ясый.
Илдус Әхмәдуллин үз эш-чәнлеге зонасындагы крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга терлекчелек фермаларында тиешле ветеринария-санитария тәртибе урнаштыруда ярдәм күрсәтә. Җитәкчелек тә Илдус Данис улын югары профессионализмы, принципиальлеге һәм бетмәс-төкәнмәс эшкә сәләте өчен бәяли. Ул үз эшенә намуслы карый, үзенә йөкләнгән бурычларны югары профессиональ дәрәҗәдә һәм зур җаваплылык хисе белән башкара.
Ветеринария-санитария экспертиза лабораториясе мөдире Эльвера Заһирова белән без район үзәгендә урнашкан ит павильонында очраштык. Эльвера Фликс кызы тумышы белән Борайдан. Гимназияне тәмамлап, Башкорт дәүләт аграр университетында ветеринар табибына укып чыга.
“Ни өчен бу һөнәрне сайладың?” дигән сорауга “Этләр һәм песиләрне нык яратып, урамда хуҗалары калдырып киткән дүрт аяклы дусларыбызны яклап үстем мин”, – дип җавап бирде яшь белгеч.
Хезмәт юлын Эльвера Заһи-рова 2021 елның җәендә ветеринар табибы булып башлый. Яңа гына эшкә башласа да, эшен сыйфатлы итеп башкаруы белән коллективта ул үзен тәҗрибәле белгеч итеп күрсәтә алган. Шул ук елның сентябрендә ветеринария-санитария экспертиза лабораториясе мөдире итеп билгеләнә, анда бүгенге көнгә кадәр эшли.
Эльвера Фликс кызы барлык төр авыл хуҗалыгы хайваннары, үсемлек һәм азык-төлек продуктларын, ит һәм башка продуктларын тикшерү, ветеринария-санитар экспертиза һәм лаборатория үткәрү эшләрен башкара, түләүле ветеринария хезмәтләре күрсәткәндә хисап бланкларын дөрес итеп рәсмиләштерә, ит һәм башка ризыкларны үтильләштерүне оештыра, сатуга чыгарылачак ит һәм башка продуктларның саклануын һәм зарарсызлануын контрольдә тота, ветсанэкспертиза нәтиҗәләре буенча яраклы дип танылган продуктларга келәймә сала һәм сәүдә нокталары аша сатуга рөхсәт бирә, экспертизаны үткәрүнең дөреслеген, санитар иминлеген һәм ирекле сатуга рөхсәт ителгән азык-төлек продуктларының яхшы сыйфатын контрольдә тота. Кыскасы, Эльвера Фликс кызы намуслы һәм гадел мөдир.
Ветеринар – гади һөнәр генә түгел. Бу бик авыр, тынгысыз, күп көч, һөнәрилек һәм түземлек, тәүлек буе эшләүне таләп итә торган хезмәт. Эльвера Фликс кызы белән Илдус Данис улының эш дәверендә шактый авыр очраклар булса да, алар беркайчан да борчу-мәшәкатьләргә зарланмый, алдагы көнгә өмет, тормышка ышаныч белән гомер кичерәләр.