Авыл хуҗалыгы
24 апрель 2025, 06:37

Сөт салу артканнан-арта бара

Сөтчелек тармагы – районда ел әйләнәсенә табыш китерүче тармакларның берсе. “Колос” хуҗалыгы терлекчеләре моның шулай икәнлеген бөтен тирәнлеге белән аңлап эшли. Хуҗалыкның Әҗәк сөтчелек фермасы терлекчеләре белән кичке савым вакытында очрашырга туры килде.

Сөт салу артканнан-арта бараСөт салу артканнан-арта бара
Сөт салу артканнан-арта бара

Абзарга барып керү белән чип-чиста сыерларга, савымчыларның эшләү алымнарына күз салгач, биредә чисталыкка аеруча әһәмият бирелгәнлеге күзгә ташлана. Рәт-рәт тезелешеп баскан сыерлар янында савучылар мәш килә. Һәр савучының үзенә тәгаенләнеп бүленеп бирелгән савым сыерлары бар. Абзар эчендәге беренче рәт сыерларны Антонина Килдиярова сава. Ул биредә алты елдан артык эшли икән. Бүгенге көндә 50 баш савым сыерыннан сөт савып ала ул. Икенче якта Люба Кадетова һәм Рәзилә Арманшина 58шәр сыер савалар. Аларның бу өлкәдә эш тәҗрибәсе бик аз булса да, хезмәтләрен намус белән башкарып, җиренә җиткереп эшлиләр.

Савымчылар хәзер эшнең күпкә җиңеләюен дә әйтеп киттеләр.

– Элек кичке савымга килгәч, беренче эш итеп караңгы төшкәнче, урамнан салам кертә идек. Аннан соң, саламны сыер астына җәясе, фураж саласы. Бүгенге көндә фермада савымчыларның эше җиңеләйде. Сыерны аппарат белән савабыз. Сөт тә ташыйсы юк, ул махсус цехка ага. Мал асларын да терлекчеләр ала, ә азыкны инде техника ярдәмендә һәр малның алдына таратып кына чыгалар, – диде Антонина апа.

Шунысы бәхәссез: савымчылар, хезмәтләре авыр булса да, үз эшләрен яратып башкара. Һәр сыерга игътибарлы булырга кирәк, ди алар, чөнки һәрберсенең үз холкы. Терлекчеләр өйләрендә дә уңган хуҗабикәләр, шәхси хуҗалыкларында да мал-туар асрыйлар.

Күбесе күрше авылдан килеп эшли. Аларны эшкә машина белән йөртәләр, алып киләләр һәм кайтарып та куялар. Коллективтагы һәр кеше үз эшен яратып башкара.

– Әлеге вакытта сөт артканнан-арта бара. Тәүлегенә җиде тоннадан артык сөт савып алып, Благовар сөт заводына тапшырып барабыз, 353 баш савым сыеры бүгенге көндә савыла, – ди ферма мөдире Ольга Алексеева.

– Биредә сыер сава башлаганыма алты ел. Эшемне бик яратам. Минем карамакта 190 сыер бар, шуның 150се савым сыеры. Бер сыерга көненә 30-36 литр сөт савам. Сөт җитештерү елдан-ел арта. Бу сыйфатлы итеп ашатуга да бәйледер. Шулай булгач, сөт җитештерү тагын артыр дип өметләнәбез, – ди аппарат белән саву операторы Дина Килдиярова.

Сөт салу артканнан-арта бара
Сөт салу артканнан-арта бара
Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас