Ә инде тургайлар сайрап җибәрсә, авыл кешесе җаны-тәне белән кырга тартылачак. Соңгы елларда районда малчылык һәм басучылык тармаклары белән эш алып баручы хуҗалыклар көннән-көн арта. Мамады авылындагы “Зыятов” крестьян-фермер хуҗалыгында да эшләрнең кайнап торган чагы. Элик Зыятов районда токымлы маллар үрчетүче һәм сыйфатлы ит җитештерүче хуҗаларның берсе. Үз эшен нибары 20 баш мал белән генә ачып җибәргән, хуҗалыкта бүгенге көндә 100 баштан артык герефорд токымлы мал асрала. Эшенә чын күңелен салып эшләгән фермер, алга карап, яңа планнар белән мал башын арттырып алга атлый. Тормыш иптәше Лариса аңа бу эшендә олы ярдәмче. Алар икесе генә 100 баштан артык мал карыйлар.
– Безнең көнебез дә, төнебез дә маллар янында уза. Әлеге вакытта бигрәк тә төн йокыбыз юк, чөнки сыерлар бозаулый. Сәламәт яшь үрчем алу өчен һәрвакыт уяу торырга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, язга аяк басу белән хуҗалыкта эшнең чиге юк инде. Көздән яңа фермабызның каркасын төзеп калдырган идек, менә хәзер шуны профнастил белән ябып куярга кирәк. Тиздән бу эшне дә кузгатачакбыз. Малларны алдагы кышлату чорында яңа фермага күчерергә ниятлибез. Техника, агрегатларны да сафта тотарга кирәк. Бөтен эшне дә язгы чорда башкарып чыгарга җитешергә кирәк, – ди хуҗалык башлыгы Элик Федорович.
Менә шулай көнне-төнгә ялгап, ал-ял белән исәпләшмичә эшли районыбыз фермерлары.