Язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгуда техниканың төзек һәм каралган булуы аеруча мөһим. Хуҗалыклар булган бар техникасын ремонтлап, тагылма агрегатларны алгы сызыкка куюда көч салалар. “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында бу эшләр аеруча мөһим башкарыла. Чөнки техник базасының күбесе заманча техника белән тулыландырылган. Аларны махсус сервис хезмәтләндерә. Ә тагылма агрегатларын механизаторлар үз көчләре белән ремонтлыйлар. Язгы чәчүгә әзерлек эшләре бик кызу бара. Шулай ук хуҗалыкның ихатасына 60 тонна минераль ашлама да кайтарылган. Алдагы көннәрдә тагын 100 тонна кайтарылу күзаллана. Тик һава шартлары гына аграрийларны бер дә куандырмый.
– Көннәр яхшы торса, тиздән тырмага, көзге культураларны ашлауга чыгарга торабыз. Әле генә уҗым басуларын карап килдем, яхшы сакланган, матур булып шытып чыкканнар, Аллаһ боерса уңышыбыз да мул булыр, дип ышанабыз. Минераль ашламалар туфракның составын яхшырта, җирне йомшарта, үсемлекләрне тукландыра, культураларның тамыр системасын ныгыта. Шуңа күрә хуҗалыкларда моңа зур игътибар бирәбез. Хезмәткәрләребез барысы да тырыш, эшләренә җаваплы карыйлар. Һәркайсы үзенә тәгаенләнгән эшен башкара. Рөстәм Зиннуров иң беренчеләрдән булып басуга чыгачак, чөнки ул “Туман” техникасы ярдәмендә көзге культураларга ашлама кертәчәк. Ә Радик Фәезов һәм Әлфред Хәбибуллин тырмага, Данис Сәфәров, Рәфис Сарваев һәм Ранис Мостафин орлыкларны җир куенына салу комплексы белән идарә итәчәкләр, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов.