Мондый уңышларга ирешү, әлбәттә, Эльнара Денарик кызының хезмәтенә бәйле. Бар булмышын яраткан эшенә багышлаган белгеч көн-төн яңалыкка омтыла, яңа ысуллар эзләп, уңайлы программаларга нигезләнеп эш итә. Ә ул нинди хезмәт күрсәтә соң диярсез. Ә аның эше күптөрле. Район фермерларына, хуҗалык җитәкчеләренә генә түгел, ә шәхси сораулары буенча мөрәҗәгать итүчеләргә отчет, декларацияләр төзи. Дөресен генә әйткәндә, документ эшен дөрес итеп тутыручы, грант программаларында катнашучыларны әйдәп алып баручы, аларга проектлар төзеп бирүче дә ул. Нинди генә оешманы алсак та, аның уңышлары бухгалтер хезмәте белән бәйле. Бу хезмәтнең никадәр тынгысыз, җаваплы булуын әлеге вазыйфаны башкарган кеше үзе генә аңлыйдыр.
Эльнара үзе бик гади, эчкерсез, мөлаем ханым. Карабай авылында яшәүче Зөһрә һәм Денарик Заһидуллиннарның беренче көтеп алынган кызлары булып дөньяга килә. Туган төягендә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Нефтекама машина төзү техникумына укырга керә. Студент елларын уңышлы үтеп, кулына диплом ала һәм хезмәт юлын Уфа шәһәрендә башлап җибәрә. Яшь, чая кыз биредә хезмәт чыныгуы ала. Туган авылына кайтып йөргән вакытында булачак тормыш иптәше – Борай егете Фәнилне очрата. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт ялкыны кабынып, матур гаилә барлыкка килә. Эльнарага, ир хатыны булгач, яраткан хезмәтеннән аерылып, Борайга кайтырга туры килә. Ә биредә инде ул яңа тормышка, яңа караш белән алга атлый. Тормыш иптәше белән киңәшләшеп, үз эшләрен ачарга ният кылалар. Менә шулай Эльнара “Дуслык” кафесы хуҗабикәсенә әверелә. Бердәм эшне озак еллар бергә җитәкләп киләләр. Тик ничек кенә булса да Эльнара үзенең яраткан һөнәренә тартыла һәм инде аңа шушы эшен дәвам итү өчен бер мөмкинлек туа. Аны “Геостройинженеринг” җәмгыятенә бухгалтер итеп эшкә чакырылар. Намуслы хезмәткәрне җитәкчеләр дә күреп, биредә биш ел эшләгәннән соң аны әлеге вакыттагы эш урынына чакырып алалар. Ул биредә эшләвенә бик шат. Коллектив белән бердәм булып кеше күзенә күренми торган зур эш башкара алар. Төпле фикерле, тирән белемле Эльнара Денарик кызы хезмәт юлында төрле дәрәҗәле Мактау грамотларына ия хезмәткәр.
Шәхси тормышында ул гомерлек юлдашы Фәнилнең, уллары Рушан һәм Әмирнең таянычы, киңәшчесе. Ул авырлыклардан, эштән курыкмыйча эшли һәм яши. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул районда ЛДПР партиясе координаторы һәм әгъзасы булып тора. Бигрәк тә гөлләр, чәчәкләр ярата ул. Ел әйләнәсенә тәрәз төпләрен, бакчасын шау-чәчәккә күмә, күпләп кош-корт асрый. Уллары да аның үзе сыман тырыш, гаделләр. Олы улы Рушан Ижау шәһәрендә укый, ә төпчекләре Әмир гимназиянең уку алдынгысы, район хакимияте башлыгы стипендиаты, спортчы.
– Эльнара Низаметдинова өчен бухгалтерия аның бөтен тормышы. Ул үз эшен белә һәм ярата. Безнең коллектив аны югары бәһалый. Ул тәҗрибәле белгеч кенә түгел, ә ихлас күңелле, ярдәмчел, яхшы әңгәмәче дә, аның белән һәрчак киңәшләшергә, серләр белән уртаклашырга мөмкин, – ди хезмәттәшләре аның турында.