Авыл хуҗалыгы
17 апрель 2025, 06:06

Дымның кадерен белеп

“Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы беренче булып язгы-кыр эшен башлап җибәрде.

Район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып язгы басу эшенә “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы төште. Бу хуҗалыкта игътибар туфракта мөмкин кадәр күбрәк дым саклауга юнәлтелгән. Хуҗалыкта булган барлык тракторлар көздән сөрелгән кырларда дым каплатуга кереште. Механизаторлар эшне комплекста алып бара. “Массей фергюсон” тракторында Данис Сафаров иң беренчеләрдән булып Иске Тазлар авылы янындагы 125 гектарлы басуга дым каплату эшенә тотынды. Биредәге басуга арпа культурасы чәчәргә җир әзерләнә.

– Иртәгәдән башка басуларга да тагылма агрегатлы техника чыгачак. Иген басуларында дымның никадәр кадерле булуын механизаторлар яхшы аңлый. Җир җитешкән, бар нәрсә тигезләнеп бара. Дымны күбрәк саклап калып, тизрәк чәчәргә дип уйлыйбыз, – ди Рөстәм Шаһиәхмәтов.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас