Авыл хуҗалыгы
10 Апреля 2025, 09:12

Сыйфатлы сөт җитештерүче фермерны көтеп алалар

Кибетләрдә катык, сөт, каймакның нинди генә төрләре юк. Әмма үзебезнең район хуҗалыкларында асралган маллардан җитешетерелгән сөттән дә сыйфатлысы да, тәмлесе дә юктыр мөгаен.

Бүгенге көндә район үзәге халкын сөт белән тәэмин итүче Кузбай авылы фермеры Ләйсән Хәмитҗанова белән аның кибетләргә сөт китергән вакытында очраштык.
Ләйсән үзе кечкенәдән әнисе янында, ихата тутырып мал асраган гаиләдә сөт продуктларының ничек җитештерелүен күреп үсә. Мәктәпне тәмамлап, һөнәри белем алгач, шушы авыл егете Илһамга кияүгә чыгып, авылда төпләнеп кала. Авыл җирендә эш урыннары булмауга бер дә аптырап тормый Ләйсән. 
– Үзеңә эшләү отышлы дип, тормыш иптәшем белән үз эшебезне башларга булдык. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе аша “Агростартап” дәүләт ярдәме программасында катнашып карарга уйладык. Программада катнашу өчен терлекләребез дә, техникабыз да бар иде, – ди Ләйсән.
Менә шулай итеп Хәмит-җановлар булган техникасы янына, җир рәсмиләштереп, мал алып үзләренең фермер хуҗалыгын ачып җибәрәләр. Бәләкәйдән сөт продукциясе җитештерү серләренә өйрәнеп үскән кыз яңа идеяләр эзләп тормыйча, балачак хатирәләрен исенә алып, сөт һәм сөт ризыклары җитештерү буенча эшен алып китә. Җәйге чорда сөттән тыш каймак, эремчек район үзәге кибетләре шүрлекләрендә күренә башлый. Ә көздән язга кадәр инде көн саен иртә белән Ләйсән махсус шешәләргә тутырылган сөтен район үзәгенең җиде кибетенә ташый.
Ә кибет янында инде аны үзенең сатып алучылары дүрт күзләп көтеп алалар.
Менә Ләйсән машинасы белән “Меридиан” кибете янына килеп туктады. Ә монда инде аны көтеп торучы әби-бабайлар, апа-абыйлар машинаны уратып алып кем ике, кайсы өч шешә сөтне кибет эченә кергәнче ябырылып өләшеп тә алдылар. 
Мин дә сөтнең сыйфаты буенча берничә сатып алучы белән әңгәмә корып алдым.
– Ләйсәнебез генә таза булсын. Малларының сөте күп булсын. Әле дә ул бар. Гомумән, без менә берничә ел инде шушы хуҗалык сөтен эчәбез. Сөтнең сыйфаты югары, чиста һәм яңа савылган булуы да һәр сатып алучыны җәлеп итеп тора. Бер дә зарланырлык түгел. Җәен исә каймагын, эремчеген дә алабыз. Тик ул барыбызга да җитми кала, – диделәр сатып алучылар.
– Көненә 200 литрдан артык сөтне шешәләргә төяп район үзәге кибетләренә таратып чыгам. Халык мине көтеп тора. Хуҗалыгыбызда җитештерелгән сөтне шулай сатып алучы булуы минем өчен зур куаныч. Бу күренеш  исә минем эшемне җиренә җиткереп башкаруын ачыклап тора. Сыйфатсыз сөт җитештерелгән булса, безнең хуҗалык продукциясен сатып алучы да булмас иде. Фермер хуҗалыгы ачуыма бер дә үкенмим. Дәүләтебез фермерларга төрле яклап ярдәм итеп тора. Шулай ук район хакимияте һәм авыл хуҗалыгы идарәлеге дә эшебезне алып баруда олы таяныч. Нинди генә кыенлыклар килеп туса да, авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләре үзләренең киңәшләре белән һәрвакыт кул сузалар. Без алар белән бергә эшлибез, – ди Ләйсән. 
Әйе, без кибеттән әзер продукцияне сатып алучылар гына. Ә аны җитештерү өчен күпме көч кирәклеге безгә караңгы. Саву аппаратлары белән сыерларны саву җиңелрәк булса да, мал-туар булган ихатада эшнең бетеп торганы юк. Терлекләрне ашатырга да, астын җыештырырга да вакыт кирәк бит!
Тормыш иптәше бүген техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү  белән мәшгуль. Уллары да хуҗалыкта кул арасына керә, бөтен эштә дә олы ярдәмче.
– Техника телен аңларга мин бәләкәйдән өйрәнеп үстем. Авыл малае булгангадыр инде. Колхозның техника паркыннан кайтып керми идек. Механиза-тор абыйларга ияреп басуда йөри идек. Бүген исә тормыш иптәшем Ләйсәнгә хуҗалык эшләрен алып барырга ярдәм итәм. Җир эшкәртү, печән кәтүкләре ясау, сыйфатлы орлыкны җир куенына иңдерү өчен дә зур тәҗрибә кирәк. “Бергәлектә – көч”, – дип, белми әйтмәгәннәрдер. Алга таба терлекләр санын тагын да арттырырга иде. Безнең максат – халыкны сыйфатлы продукт белән тәэмин итү, – ди Илһам.
Хәмитҗановлар – алга карап эш итә торган фермерларның берсе. Хәзер бит авылда кадрлар проблемасы кискенләшә бара, яшьләр шәһәргә китү ягын карый. Ләйсән белән Илһам үзләренең урыннарын авыл хуҗалыгы өлкәсендә кешеләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас