Авыл хуҗалыгы
10 апрель 2025, 09:13

«Салават» хуҗалыгы уңганнары

Игенчеләр менә-менә авыл хуҗалыгы культураларын чәчүгә керешәчәк.

Район хуҗалыкларының ашлык келәтләрендә, ындыр табакларында киеренке чор җитте – орлыкларны кондицияләү бара. Әлбәттә инде, игенчелек тармагындагы уңышлар күп кенә факторларга бәйле. Әмма чәчүлек орлык сыйфаты элек-электән мул уңыш алуның төп шарты булып торды. «Салават» хуҗалыгының ындыр табагында да язга әзерлек эшләре оешкан төстә бара. Язгы чәчү эшләрен башкару өчен биредә чәчүлек орлык материалын чистарту эше белән мәшгульләр иде.  Җилгәргеч агрегаты машинистлары Фидус Рәхимов, Мадис Вәлиев, эшчеләр Раил Сәлимов, Зенфира Хафизова, Илдар Мостафин ындыр табагында иртәдән кичкә кадәр чәчү материалларын хәзерләүдә эшлиләр. 
– Эшебез ахырына җитә инде, соңгы өемнәрдәге бодай культурасын чистартып ятабыз. Басулар җилләү белән язгы чәчүгә дә тотынабыз, – ди салаватлылар.  

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас