Авыл хуҗалыгы
7 апрель 2025, 04:55

Яратып башкарган хезмәт күңелгә рәхәтлек бирә

Районыбызда матурлыкка, гүзәллеккә омтылучылар бик күп. Хәтта эшләгән урыннарын үз йортлары сыман оҗмах бакчасына әверелдерүче җитәкчеләр һәм җыештыручылар да бар. Шундый зәвыклы биналарның берсе Борайның халык телендәге тау башында урнашкан. Авыл хуҗалыгы идарәлегенең ихатасыннан ук тәртип, чисталык, ә яздан көзгә кадәр күзләрне камаштырып утыручы чәчәкләр, агачтан эшләнгән төрле хайван сыннары бизи. Елның нинди генә мизгеле булуына карамастан, биредә һәрвакыт бертөрле матур һәм җылы атмосфера хөкем сөрә. Бина эчендә дә пөхтәлек, тәрәз төбендәге гөлләр дә матур чәчәкләре белән әллә каян каршы алып торалар. Менә шушы матурлыкны биредә кем тудыра икән дигән сорауга җавап эзләп шушы бинага таба юнәлдем. Биредә эшләүчеләр мине шушы матурлыкны тудыручы апа белән таныштырдылар.

Яратып башкарган  хезмәт күңелгә  рәхәтлек бирәЯратып башкарган  хезмәт күңелгә  рәхәтлек бирә
Яратып башкарган хезмәт күңелгә рәхәтлек бирә

Гүзәлия Савина биредә өч дистә елга якын җыештыручы булып эшли икән. Юк ул монда җыештыручы гына түгел, ә матурлык тудыручы, эш урыннарында чисталык тотучы хезмәткәр һәм дизайнер дисәм дә һич ялгышу булмас, чөнки ихатадагы матурлык аның хезмәт җимеше. Иртәнге биштән хезмәткәрләр эш урынына килгәнче ул һәр бүлмәне юып, тузанын сөртеп, гөлләренә су сибә һәм ихатадагы вак-төяк эшләрне дә башкара. Яхшы хуҗабикәнеке кебек бу ишегалдында бар нәрсә дә тәртиптә: тәрәзә астында матур чәчәклекләр, машиналар парковкада, җирдә бер чүп тә юк.
– Эштән курыкмыйм мин. Кайда булсаң да, намус белән эшләргә кирәк. Шуңа күрә эшем авыр булса да, аны алыштыру турында уйлаганым да булмады, – ди Гүзәлия ханым.
Ул тумышы белән Балтач районыннан. Уфада техникумда токарь һөнәре ала. Техникумны тәмамлагач, моторлар эшли торган заводта һөнәре буенча сигез ел эшли. Аннары инде Борайда яшәгән апалары үзләре янына чакырып алалар. Биредә Гүзәлия ханым Борай май-сыр заводында хезмәт юлын дәвам итә. Яңа хезмәт урынында да ул югалып калмый. Һәр кушылган эшен җиренә җиткереп башкара. Бер елдан соң ул райпо системасында сатучы булып хезмәт юлын дәвам итә. Гүзәлия апа көндезен кибеттә сатучы булса, кичен исә ул идән юучы булып та эшли. Кайда гына эшләсә дә, ул һәрвакыт ике эштә хезмәтен сала. Икмәк тә пешерә, такси хезмәте диспетчеры да булып эшләргә туры килә аңа. Ә менә 1996 елдан башлап шушы авыл хуҗалыгы идарәлегендә җыештыручы булып төпләнә. Аның хезмәт җимешләре шушы бинага килгән һәр кешегә күренеп тора.
Гүзәлия ханым үзенең шәхси тормышында да тәртип һәм матурлыкны ярата. Бәлки шуңа күрәдер дә ихата һәм бакчасы иртә яздан кара көзгә кадәр гөлләргә чумып утыра. Ә абзарында беркайчан да кош-корт, мал-туар тавышы өзелми. Ходай үзенә уңганлыкны биргәч тә биргән. Петуния гөлләрен матур купшы итеп бөтен кеше дә үстерә алмый шул. Ә менә Гүзәлия апаның бу чәчәкләре әкияттәге кебек үсә. Чәчәкләр дә тереләр бит, алар Гүзәлия ханымның нечкә күңеллелеген, энергияле, актив, хезмәт сөючән булуын сизеп, аның кулыннан гына шулай үсәләрдер дә әле.
Тормыш юлы аның сикә-лтәле булса да, ул беркайчанда төшенкелеккә бирелми, уфтанып яшәми. Бүгенге тормышына шатланып, Ходайга рәхмәтле булып гомер кичерә. Ике кызы да әниләре өчен һәрвакыт терәк булалар. Ә оныклары аның яныннан кайтып та китмиләр. Гүзәлия ханым үзе дә балалары белән җылы мөнәсәбәттә.
Өч дистә елга якын намуслы хезмәте төрле дәрәҗәдәге Почет грамоталары белән билгеләнгән. Әле күптән тү-гел ул РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтен алу бәхетенә дә иреште.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас