Авыл хуҗалыгы
7 апрель 2025, 04:40

Питомникта ел әйләнәсенә эш кайный

Яшел үсемлекләр дөньясын ихлас күңелдән яратмаган кеше питомникта эшли алмас иде. Беренчедән, үсентеләр үзләренә булган мөнәсәбәтне тоеп-сизеп тора. Аларга ярату, җылы караш, уңай энергетика җитмәсә, яхшы уңыш та алып булмаячак. Икенчедән, питомникны карап-тәрбияләп тору зур түземлек, тырышлык, физик көч таләп итә. Һәркем мондый эшкә күнегә алмый. Ел әйләнәсенә иртәдән кичкә кадәр, кайчакларын ярты төнгәчә Борай җиләк-җимеш питомнигында эш кайный. Бүгенге мәкаләм геройлары Лилия һәм Рөстәм Мөгаллимовлар бу хезмәт белән яхшы таныш. Чөнки алар дистә еллар буена борайлыларны гына түгел, ә тирә-як районнарда һәм шәһәр, өлкәләрдә яшәүчеләрне хезмәтләндерәләр. Моңа гаҗәпләнәсе түгел, чөнки биредә җитештерелгән югары сыйфатлы продукция тәкъдим ителә. Һәр клиентка игътибарлы караш күрсәтелә, үсентеләрне сайлау, тәрбияләү, агач-куакларның ботакларын дөрес кисү, үсемлекләргә ашламалар кертү буенча да киңәшләр бирелә.

Питомникта ел әйләнәсенә эш кайныйПитомникта ел әйләнәсенә эш кайный
Питомникта ел әйләнәсенә эш кайный

– Бездә күптөрле үсентеләр, җиләк-җимеш һәм декоратив агач-куаклыклар тәкъдим ителә: груша, алмагач, чия, слива, җир җиләге, кура җиләк, карлыган, крыжовник, чәчәкләр. Ассортиментны һәрчак яңартып торабыз. Хәзер питомникта үләннәр һәм кыяклы үсемлекләр дә бар. Соңгы вакытта алар кулланучыларда зур танылу ала. Гортензияләрнең ассортиментын булдырып ятабыз. Күптөрле өй гөлләре дә биредә үрчетәбез. Әлегә циния, примула кебек гөлләр бик матур чәчәк аттылар. Моннан тыш ботакларны кисү, карау-тәрбияләү, авырулардан, корткычлардан эшкәртү кебек эшләр дә башкарыла. Октябрьдә лалә суганнарын утыртып куябыз. Аннары инде гыйнварда аларны подвалга күчерәбез. Быел исә 10 мең төп лалә үстердек. Шушы вакытта инде тыштагы теплицаларны да җылытып, берьеллык чәчәкләр чәчелә, вегетатив үсемлекләр үрчетелә. Безнең эштән туктап торган юк. Агач-куаклыкларның ботакларын кисүне суты йөри башлаганчы эшләү зарур. Март аенда җимеш агачларына кышкы прививкалар ясыйбыз. Бу эш исә биш мең төп үсентегә эшләнә. Прививка ясау белән бергә чәчәк үсентеләрен аерып утырту эшләрен дә башкарабыз. Апрельдә инде җимеш агачларын корткычлардан һәм чирләрдән эшкәртәбез. Менә шулай агач сезоны башланып китә. Үсентеләр белән шөгыльләнгәч, җир алмаш ысулын куллануда зур роль уйный. Чөнки бертөрле культура бер җирдә биш елдан артык утырды исә, аның уңышы да, сыйфаты да түбәнәя. Шулай булмасын өчен без җирне ял иттерәбез. Ә инде ял иткән җиргә алма һәм груша орлыкларын чәчеп үстерәбез. Шулай ук махсус теплицада яшел үсентеләрне тамырландыру ысулын да кулланабыз. Бу ысул белән үсентеләр тиз тамыр ала. Җәйге чорда инде үсентеләрне үрчетү эше башлана. Дөрес тәрбияләп торганда, үсемлекләр яхшы итеп үсеп китәчәк. Ябык тамырлы үсентеләрнең үсеп китү мөмкинлеге 100 процент тәшкил итә. Шуңа күрә үсентеләрне махсус савытларга утыртып сатуга чыгарабыз, – ди Лилия ханым.
Әйе, Борай җиләк-җимеш питомнигында җаның ни тели, шундый агач, куак яки яшелчә һәм чәчәк үсентеләре сатып ала аласың. Ә җәйге чорда үзең кереп җиләк җыю мөмкинлеге дә бар. Тырыш, уңган Мөгаллимовлар бу эшне яратып башкаралар. Нигез салучыларның һәм барлык хезмәткәрләрнең армый-талмый эшләү нәтиҗәсендә крестьян-фермер хуҗалыгы районлаштырылган җиләк-җимеш культураларының, декоратив агач-куакларның, аларның үсентеләренең сортларын үстерү буенча тотрыклы эшләп килә. Җиләк-җимеш питомнигында киләчәктә дә яңа сорт агачлар һәм куаклар белән дә безне сөендерәчәгенә һич кенә дә шик юк. Чөнки Лилия белән Рөстәм яңа алымнар кулланып, уңайлы шартлар булдырып, заман белән бергә атлыйлар. Киләчәктәге планнары да бик зур аларның. Лилия ханым лаләләр сыман 8 март бәйрәменә башка төр чәчәкләр үстереп карарга да ниятләп тора. Нинди чәчәкләр үстерер, әлегә анысы сер булып кала.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас