Авыл хуҗалыгы
7 апрель 2025, 05:45

Без язгы чәчүгә әзер

Һәр хезмәтнең үз вакыты, үз җае. Хуҗалыкларда бүгенге көндә язга әзерлек эшләре кызганнан-кыза бара. “Колос” хуҗалыгының Борай бүлекчәсенең машина-трактор паркында да шул күренеш. Биредә тырмалар төзекләндерелгән, чәчү комплекслары да әллә кайчан әзерлек сызыгына куелган. Хуҗалыкның техник базасы яңа булу сәбәпле биредәге заманча техникага махсус сервислар килеп кенә ремонт эшләре башкара. Шулай булса да бу эшләр дә төгәлләнгән, чәчүгә чыгар өчен техник карау үткәрәсе генә калган.

Без язгы чәчүгә әзерБез язгы чәчүгә әзер
Без язгы чәчүгә әзер

– Яз барыбызны да оешканлыкта сыный. Хәзерге вакытта бар көчне язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы сафка бастыру турында кайгыртуга юнәлдерү зарур. Шул ук вакытта техника хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген дә истән чыгармау сорала. Көннәр шулай кояшлы булып, җылы торса, апрель ахырларына дым каплауга чыгачакбыз. Әлегә техника паркында механизаторлар тагылма агрегатларын ремонтлап, тырмаларны сафка бастырдылар. Быел җитәкчелек тарафыннан кукуруз культурасын чәчү мәйданын арттырырга дигән бурыч куелды. Шуңа күрә хуҗалык механизаторларына эш күләме дә арта. Шулай ук чәчү вакытында ике сменага эшләүне кертергә дип торабыз. Техника, чәчү комплекслары җитәрлек, сынаулы көннәрне кулдан ычкындырмыйча тиз арада язгы басу эшләрен тәмамларга уйлыйбыз, – дип, бүгенге көнге эшләре белән таныштырды баш механик Эльмир Нуриев.
Әйе, аграрийлар өчен иң мәшәкатьле чор җитте. Кылны кырыкка ярыр чак Тиздән район кырларында дым каплатуга чыгып, ашлама да кертә башлаячаклар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас