Гыйльманова Юлия Нафыйк кызы бәхетле кешеләрнең берсе. Ул Борай авылында Әнүзә һәм Нафыйк Минһаҗевлар гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Бәләкәйдән табиб булырга хыялланып үссә дә, әти-әнисе аны үзләре яныннан еракка җибәрергә теләми. Шунлыктан, Юлия беренче санлы урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының Нефтекама шәһәрендәге филиалына укырга керә. Укуын тәмамлаганнан соң Уфада “Нефтебитум” оешмасында менеджер булып үзенең хезмәт юлын башлый.
Яшь белгеч намуслы хезмәте белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә җитә. 2014 елда язмыш җиле аны кире туган ягына алып кайта. Ару гына эш тәҗрибәсе булган ханымны милек белән идарә итү комитетына әйдәүче белгеч итеп эшкә алалар. Монда да ул үзен тик яхшы яктан гына күрсәтә, тагын да тәҗрибә туплый. Кызганычка каршы биредә декрет урынында ул озак эшли алмый. Ике елга якын вакытта ул авыл хуҗалыгы идарәлегенә баш белгеч булып эшкә күчәргә мәҗбүр була. Һәр оешманың үз эш таләпләре, тәртипләре була бит инде. Бу юлы да Юлия үзен сынатмый. Урнашкан беренче көненнән үк җиң сызганып эшкә тотына. Бу һөнәрнең дә нечкәлекләренә төшенеп беткәч кенә аны милек белән идарә итү комитеты рәисе итеп эшкә тәгаенлиләр.
– Минем эш стажымда бу чор иң авыр вакыт булды. Чөнки оешмада ликвидация вакыты иде. Бу чорда эшләнә торган бөтен мәшәкатьләрне дә сабыр гына эшләп чыктым. Һәм 2021 елдан җир һәм мөлкәт рәсмиләштерү буенча сораулар безгә өстәлде. Шуннан инде оешманың исеме дә һәм минем вазыйфам да үзгәрде. Бу юлы инде мин Башкортстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре буенча министрлыгының территориаль бүлекләр белән эшләү һәм урындагы үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү буенча идарәлегенең Борай районы буенча бүлеге начальнигы вазыйфасында акрынга алга карап эшли башладым, – дип сөйләде Юлия Нафыйк кызы.
Әйе, Юлия Гыйльманова хезмәт юлында нинди генә авырлыклар гына очраса да, беркайчан да төшенкелеккә бирешми. Ул һәр ситуациядән чыгу юлын таба, хезмәттәшләре белән дә җылы мөнәсәбәттә эшли белә торган кеше. Аның төрле өлкәдә чыныгу алган хезмәт тәҗрибәсе күпкырлы. Нинди генә сорау туса да, ул дөрес итеп документ эшләрен рәсмиләштерә белә. Көн озыны халык белән эшли. Аның бүлмә ишегенең ябылып торган вакыты да юк. Чөнки район халкы җир рәсмиләштерү өчен аның янында информацион консультация алуга да керә. Ә Юлия Нафыйк кызы һәр кешене ачык йөз белән каршы алып, дөрес юнәлеш, киңәш бирә. Әлеге вазыйфасында эшләгән чорында җитәкче документ эшләреннән тыш, хезмәттәшләренә эшләү уңайлы булсын өчен бина эченә матур итеп ремонт эшләре дә эшләткән һәм техника, мебельләрне яңарттырган.
– Безнең оешманың төп эшчәнлеге бюджетка аренда түләүләре кертү. Минем эш чорында шушы түләүләр икеләтә арттырылды. Эшем буенча тагын шуны әйтеп китәсем килә. Көн саен диярлек җиргә кагылышлы законнар үзгәреп тора. Авыл халкы бу үзгәрешләрне бик авыр кичерә. Соңгы үзгәреш турында әйтеп китәм. Моңарчы печәнлек, шәхси хуҗалык алып бару өчен сатуга куймыйча да җир алып була иде. Ә хәзер шушы закон нигезендә 2,5 гектар мәйданнан җирне арттырмау таләп ителә. Халыкка шушыны аңлату да безгә йөкләтелгән. Һәм безнең хезмәтнең тагын бер уңайлы ягы бар. Әлегә кадәр без җирләрне үзебездә рәсмиләштерми идек. Ә хәзер инде җир алырга килүчеләр эшләрен безнең хезмәт ярдәмендә эшләп бетереп, җиргә тулы хокук алып чыгып китә алалар, – дип үз эшенең асылы турында сөйләп китте ул.
Кайда гына эшләмәсен, хезмәтенең ямен, тәмен тоеп, барлык күңел җылысын биреп башкара ул. Шунлыктан хезмәттәшләре алдында абруй казана. Сөенеп эшенә бара, шатланып өенә кайта. Чөнки өйдә аның күз нуры улы көтә. Назар икенче сыйныфта укый. Ул әнисенең эше авыр икәнен аңлап, аны укуы белән бик комачауларга тырышмый. Алар кайда гына барсалар да һәрвакыт икесе бергә. Йорт эшләрен дә бергә башкаралар. Һәм инде икесе бергә төрле шәһәрләргә, истәлекле урыннарга сәяхәт итәргә яраталар. “Улым – минем терәгем. Әле дә ул бар. Шулай ук әти-әнием һәм абыйларым минем олы таянычым”, – ди ул. Юлиянең ике абыйсы да бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашалар. Аның алар өчен көн саен ничек борчылуын ул әйтеп бетерә алмый.