– Без бер урында гына торырга яратмыйбыз. Яңалыкка омтылабыз, мул табыш алу юлларын эзләп торабыз. Соңгы елда моңа ирешә алдык дисәм дә, һич ялгышу булмас. Сөт җитештерүне арттыру өчен голштин токымлы башмаклар алу безнең хуҗалык өчен зур табыш чыганагы булды. Бу токым маллары елдан-ел сөт бирүен арттырачак. Киләчәктә һәр сыердан бәлки 25 литр сөт саву бәхетенә дә ирешербез. Малчылык тармагында эшләүчеләр моны аңлап, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Бигрәк тә аппарат белән сыер саву операторлары сыйфатлы савуда зур өлеш кертәләр. Борай яки Әҗәк сөтчелек фермасы бүлекчәсендә дә шундый хезмәткәрләр эшли. Шулар арасында аеруча тырышып эшләүчеләр бихисап, – диде Камил Мөзаһит улы.
Изольда Попкова уңган савучыларның берсе. Ул Әҗәк сөтчелек фермасында берничә ел инде намуслы хезмәт итә. Хезмәттәшләре арасында иң күп сөт савучы да ул. Аның хезмәтен бәһалап хуҗалык директоры Рәхмәт хатын тапшырды.