“Фәйзрахманова” крестьян-фермер хуҗалыгы уңганнары да бу эшкә җитди карый. Март аеның һава шартларына карасаң, язгы кыр эшләренә санаулы көннәр генә калуына ышанып та булмый. Авыл хезмәтчәннәре язны тулы әзерлектә каршы алырга тиеш, шуңа күрә бүген техниканы ремонтлау, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру, барлык чәчү комплексын эшкә әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Хуҗалык малчылык һәм басучылык тармак-ларын янәш алып бара.
– Шулай итми дә булмый. Мал асрагач, басучылык белән дә шөгыльләнергә туры килә. Биредә бүгенге көндә 190 баш мал асрала, шуларның 57се савым сыеры. Тәүлегенә 770 литр сөт савып алына. Сыерлар бозаулап бетте, сөт тә акрын гына арта бара. Иш янына куш булыр дип сарык асрый башлаган идек. Аларның башы да 70кә җитте.
Әлеге вакытта техника һәм тырма ремонты бара. Аны механизатор Алексей Николаев башкара. Хуҗалыкта чәчүлек тә җитәрлек. Көн җылыту белән орлыкны тагын бер кат чистартуга тотыначакбыз, – ди хуҗалык башлыгы Луиза Рафаэль кызы.
Биредәге хуҗалыкта малчылык тармагында да эшләр ырамлы бара. Яшь, сәламәт үрчем алуда терлекчеләр тырышып эшли. Менә берничә ел рәттән инде бозауларны Валера Яндубаев тәрбияли. Бу эштә аның тәҗрибәсе дә инде хәтсез. Мал карау бик ансат эш түгел икәнен һәрберебез белә. Бигрәк тә бозауларга аерым игътибар кирәк. Сыерларга килгәндә терлекче Илфат Зарипов көн-төн алар янында. Илфатның уңганлыгын хуҗалык башлыгы Луиза Рафаэль кызы сөйләп бетерә алмый.
– Гомумән, безнең хуҗалыкта эшләүче һәр эшче уңган, эшләренә җаваплы карый. Ә Илфат исә малларны карау белән генә чикләнми, сыерларның һәрберсенә кушамат кушып, аларның сәламәтлекләрен дә гел күзәтү астында тота. Эш сәгате бетсә дә, өенә ашыкмый, ә абзарда улакларны төзәтеп, суларын тикшереп, тагын бер кат ревизия эшләп чыга, – дип, фермер мактау сүзләре белән телгә алды Илфатны.
Хуҗалык сөт җитештерү юнәлешендә эш алып баргач, аппарат белән сыер саву операторы Гөлнара Локманованы да телгә алмый китү мөмкин түгел. Гөлнара ханым янәш яшәгәч, иртә белән бидрәсен тотып абзарга ашыга.
– Савым вакыты җитә. Малкайлар аны белә. Шуңа ашыгам. Вакытлары узса, сөтнең күләме дә азая. Шуңа күрә бер вакытта саварга тырышам, – дип, елмаеп мал абзарына юнәлде савучы.
Эш процессы механикалаштырылган, сыерлар абзарына азыкны трактор белән алып киләләр һәм улакларга кулдан тараталар. Ә су торба аша килә, кранны гына ачасы. Терлекчеләрнең төп бурычы – сыерлар тук булсын, су һәм азыктан аерылмасын, тирес вакытында чыгарылсын.
– Кышын без фермада тирес чыгарабыз, терлекләргә азык кертәбез. Техникабызның бер дә тик торганы юк. Тик яз җитү белән күңел кырга ашкына. Язгы бер көн ел туйдыра бит, көзен кырда иген шауламаса, эскерт-эскерт салам-печән өелмәсә, фермаларда да күпләп ит-сөт җитештерә алмыйсың, – ди механизатор Алексей.
“Фәйзрахманова” крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүчеләр өчен бөтен уңай-лыклар да тудырылган. Биредә-ге эшчеләрнең күбесе килеп эшләүче булганга күрә унбишәр көн эшлиләр, кайтып йөрмиләр. Шуңа күрә хуҗалык башлыгы эшчеләргә яшәү өчен җылы өй булдырган. Ашарга әзерләү өчен дә уңайлыклар бар. Һәр эшче моңардан канәгать.