Әтисе гомере буе колхозда механизатор булып эшли. “Әтине без бик сирәк өйдә күрә идек, чөнки ул иртәдән алып кара төнгә кадәр басуда җир эшкәртүдә, иген үстерүдә эшләде. Әнием авыл кибетендә сатучы иде. Аның булдыклылыгы, әдәпле, тынгысыз, максатчан булу сыйфатлары да миңа бирелгән. Әнием җырларга ярата, ә әтием өздереп гармунда уйный иде. Без күпчелек әни янында булгач, аның тәрбиясендә үстек. Ул безне һәрвакыт ярдәмчел, кешелекле булырга өйрәтте. Нинди генә эшкә тотынсак та җиренә җиткереп башкарырга, олыларны хөрмәт итәргә, китап сөяргә өйрәтеп үстерде. Әниемнең шөгыльләре бик күп төрле иде. Йорт һәм үзенең һөнәри эшләреннән тыш бакчачылык һәм кортчылык белән дә ихлас шөгыльләнде. Бакчасында нинди генә дару үләннәре үстерми иде. Төшенкелеккә бирешми торган кеше иде”, – дип балачак хатирәләрен исенә алып китте Гәүһәрия апа.
Бәләкәйдән китап укырга сөюе булган кыз мәктәпкә баруын зарыгып көтеп ала. Беренче һәм икенче сыйныфларны туган авылында укый. Сармашта мәктәп бетү сәбәпле, өченче классны Ялдәк мәктәбендә дәвам итә. Сигез чакрымны җәяү йөреп укый ул. Ул чорда авылда бала күп була. Алар барысы да бердәм булып, көн дә сигез чакрымны җәяү үтеп, мәктәпкә белем алырга йөриләр. Һава шартлары да, ел мизгелләренең дә төрле көйсез чаклары була. Яңгыр астында калып суланып барып кереп, көнозыны юеш киемнәр белән мәктәптә укып, тагын кире кайтулары дисеңме, кышкы салкыннарда аякларның өшүләреме – боларның барысын да кичерергә туры килә язмам героена. Бәләкәйдән китап укырга, китап исенә мөкиббән китеп үскән кыз мәктәпне тәмамлау белән Уфа китапханәчеләр техникумына укырга керә. Анда да уку алдынгысы булып, кулына һөнәри белем документы алып, туган авылына кайтып төшә. Яшь белгечнең хезмәт юлы Вострецово авылы китапханәчесе булып башланып китә. Шушы ел Гәүһәрия өчен аеруча истәлекле елларның берсе була. Бәләкәйдән күз атып йөргән, бер мәктәптә укып, бергә уйнап үскән егет тә армия сафыннан кайткач, өйләнешергә тәкъдим ясый. Яшь кыз Әхләфнең тәкъдимен кабул итеп, матур туй ясап, Ялдәк авылында яшәүче Зариповлар гаиләсенә килен булып төшә. Яшь гаилә 1987 елда Агыйдел шәһәренә китеп төпләнә. Бу чорда ачылып кына яткан балалар китапханәсенә мөдир итеп Гәүһәрия ханымны тәгаенлиләр. Шушы китапханәне оештырып, стеллаж корып, фонд булдырып, китапханә ишекләрен ачу бәхетенә ирешә. Эзләнү, тәҗрибә туплау сыйфатлары аны бер генә минутка да калдырмый. Гәүһәрия ханым төрле конкурсларда катнаша. Бик күп массакүләм чаралар оештыра. Республикада узган китапханәчеләр конкурсы җиңүчесе булу бәхетенә дә ирешә. Китапханә эшен бик ярата, әле дә авыл китапханәчесе белән бердәм булып чаралар оештыра. Ун ел менә шулай эшләп, матур үрләр яулап яшәп ятканда гаилә башлыгын туган авылы үзенә тарта. Алар Ялдәккә кайтып, матур йорт салып төпләнәләр.
– Мин мәктәпкә эшкә кердем. Башта тарих укыттым, аннан укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшли башладым. Чаралар оештыру, аларны алып бару һәрвакыт минем өстә булды. Укучыларым белән ниләр генә эшләмәдек. Хәтта, мәктәптә музейга кадәр булдырдык. Әмма мәктәпләрдә оптимизация чоры бөтен өметемне өзде. Эш урыннары бетте. Бик күп укытучылар эшсез калды. Бу юлы да без тормыш сынауларына бирешмичә, үз эшебезне башлап җибәрү карарын кылып, фермер хуҗалыгы төзедек. Башта бу эшне башлап җибәрү бик авыр булды. Шушы эш белән шөгыльләнгән дәвердә төрле чараларда катнаштык. Мәчет тергездек, обелисклар төзү, юллар чистарту һәм башкалар, – дип искә ала яңа сулыш алып тормыш юлына басу чорын Гәүһәрия апа.
Фермер хуҗалыгы ачып, күпләп мал үрчетә башлый Зариповлар. Һәм дә инде үз хуҗалыкларында җитештергән итне ничек итеп табышлы итү юлларын эзли башлыйлар. Шулай итеп, авылда үзләренең кибетеннән тыш, пилмән цехы ачып җибәрәләр. Тәүдә биредә җитешетерелгән пилмәннәрне тирә-як районнарга чыгып, Гәүһәрия ханым үзе сату итеп йөри. Аннары инде Уфа шәһәрендә “Борай фермеры” бренды астында кибет ачалар. Гәүһәрия ханым ике ит цехының һәм кибетләрнең директоры. Бүгенге көндә күмәкләшеп гаилә бизнесын алып баралар.
– Мин дингә килгәннән соң дөньяга карашым үзгәрде. Үземнең гыйлемемне арттыру өчен Казан ислам университетына читтән торып укырга кердем. Үземнең алган гыйлемне халыкка бирергә тырышам. Ялдәк авылында дини укулар алып барам. Кешеләрдә әхлакый сыйфатлар тәрбиялисе килә, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәтәсе килә. Авылны яшәтәсем килә. Шулай ук авылда музей төзү хыялы белән янып йөрим. Бүгенге көндә Ялдәк авлындагы обелискны яңартуда һәм Сармашка обелиск төзүдә зур эш башкарып ятабыз, – ди ул.
Ул күпкырлы. Кышын чаңгыда йөрергә, яздан көзгә кадәр бакчада казынырга, китап укырга, шигырь язарга, телеңне йотарлык итеп аш-су әзерләргә ярата. Хәзерге өйләребездә газ уңайлыклары кергән заманда ул җәйге өенә мич чыгарткан. Бөтен камыр ризыкларын мичтә пешерә. Быел исә шәхси хуҗалыкларына сыер да алырга ниятли. «Сөте, каймагы һәм эремчеге дә үзеңнеке бит», – ди ул үзе.