Мондый югары нәтиҗәләргә безнең хезмәткәрләр, үз эшенең патриотлары ярдәме белән ирешелде, дип әйтеп була. Безнең хуҗалыкта барлыгы 100дән артык кеше эшли. Эш җаваплы чорда техника, кешеләр белән проблемалар булмаслык итеп оештырылган. Хезмәткәрләрнең хезмәт шартларын яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Кайнар ашату оештырылган, шулай ук хезмәткәрләргә яши торган тулай торак та бар.
Узган елның май аенда язгы кыраулар һәм туфракның артык дымлануы аркасында чәчүлекләр зыян күрде. Һава торышы белән бәйле кыенлыкларга карамастан, район аграрийлары үзләренә куелган бурычларны үтәү өчен бөтен көчләрен куйдылар. Механизаторларның, водительләрнең, ындыр табакларында эшләүчеләрнең бердәм эше нәтиҗәсендә барлык ашлык җыеп алынды, эшкәртелде һәм амбарларга салынды. Хуҗалыкта 1200 тоннадан артык көзге тары һәм арыш җыеп алынды, 6410 тоннадан артык сабан культуралары суктырылды. Бер гектардан уртача 16,2 центнер уңыш тәшкил итте. Сыйфатлы орлыклар мул уңыш алуның нигезе булып тора.
Орлыкларны вакытында яңарту һәм алмаштыру, сөрү җирләренең бөтен потенциалыннан файдаланырга мөмкинлек бирә. Ел саен безгә, аграрийларга, элиталы орлыклар сатып алу өчен район бюджетыннан ярдәм күрсәтелә. Без, район аграрийлары, район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның безнең турыда аталарча кайгыртуын даими тоя-быз. Тагын бер мисал китерәм: Рушан Кадим улы катнашлыгында декабрь аенда терлекчелек тармакларына тикшерү узды. Ул аларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирде. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә безнең фермаларда янгын сүндерү щитлары һәм янгын сүндергечләр урнаштырылган, аларны сатып алуга район бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Бу уңайдан барлык хезмәттәшләребез исеменнән район хакимияте башлыгына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Терлекчелекнең иминлеге дә кырлардагы уңдырышлылыкка турыдан-туры бәйле. Терлекчелекне үстерүнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе – сөт җитештерү. Хуҗалыкта 2000 баштан артык эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 800 баш савым сыеры. Узган елда 4143 тонна сөт җитештерелгән (102 процент). Бер савым сыерыннан уртача 18 килограмм сөт савып алынган. Кышлату чорында һәр көнне 10 тоннадан артык сөт савабыз (узган елга караганда 600 килограммга артык), товар күләме 93 процент тәшкил итә. Хуҗалыкта сөт җитештерүне арттыру максатында эре мөгезле терлекләрнең сөт терлекләрен яңарту буенча эш дәвам итә. 2024 елда 18 миллион сумлык голштин токымыннан 121 баш нәселле тана сатып алынган, шуның 7 миллион сумы дәүләт тарафыннан субсидияләнгән. Шулай ук заманча техника да хуҗалыкта зур ярдәм күрсәтә. Заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм алдынгы технология безгә барлык кыр эшләрен сыйфатлы һәм кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Узган ел өч ашлык җыю комбайны, ике трактор, шуларның берсе куәте көчле “Версатайл”, өч “ЛАДА Гранта” җиңел автомобиле, ашламалар кертү машинасы һәм тагын 94 миллион сумлык тагылма агрегатлар сатып алынды. Бөтен авыл хуҗалыгы техника паркы «Глонасс» системасының спутник мониторингы белән җиһазландырылган, бу хуҗалыкның бөтен терри-ториясендә агрегатларның эшен тикшереп торырга мөмкинлек бирә. Җитештерү мәсьәләләре белән беррәттән, социаль мәсьәләләрне хәл итүне дә икенче планга калдырмыйбыз. Кәшкәләү авыл биләмәсенә караган авылларга юлларны кардан чистартып торабыз. Биредә яшәүчеләргә юлсызлыкка мөмкинлек бирмибез. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә, шулай ук аларның гаиләләренә чын күңелдән ярдәм итәбез. 2024 елда 58 гаиләгә 24 рулон печән һәм 135 центнер ашлык китерелгән. Гуманитар конвой әзерләгәндә финанс ярдәме күрсәтеп торабыз. Бердәм булып, бергә эшләсәк, ярдәм итсәк кенә авыл хуҗалыгы алга китәр, ә яугирләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтыр. Бердәм булыйк, бергә булыйк.
Екатерина Галямшина,
“Колос” хуҗалыгының
директор урынбасары.