Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 февраль , 10:50

Хезмәт җимеше

Илия Абдулханова тумышы белән Мамады авылыннан. Кечкенәдән, кул арасына кереп, авыл җирендәге бөтен эшне өйрәнеп үсә.

Хезмәт җимеше
Хезмәт җимеше

Мәктәпне тәмамлагач, кыз, кайда укырга микән, дип икеләнеп тормый, Благовещен шәһәренә барып бухгалтерлар әзерли торган училищега документларын тапшыра. Уку йортын уңышлы тәмамлап, туган авылына бухгалтер һөнәрле яшь белгеч булып әйләнеп кайта. Ул вакытта авылларда райпо кибетләренең гөрләп торган чагы була. Илия үзләренең авылында сатучы буларак хезмәт юлын башлап җибәрә. Аннан инде элеккеге “Дэмен” хуҗалыгына бухгалтер булып эшкә күчә. Авылдашы Альмир белән гаилә корып, Борайда төпләнәләр. Өч балага гомер бүләк итәләр. Илиягә дә эш урынын үзгәртергә туры килә. 2015 елда ул элеккеге “Урожай” хуҗалыгына һөнәре буенча эшкә керә. Заманалар үзгәреп, хуҗалык башкага әйләнсә дә, Илия Рәфил кызы яраткан эшен намус белән башкара. Узган ел нәтиҗәләре буенча йомгак отчетында “Колос” хуҗалыгы директоры Камил Галиев аңа намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатын тапшырды.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: