Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 февраль , 11:10

Абдурахман пони үрчетергә тели

Ялдәк авылындагы “Дүсмә-тов” крестьян-фермер хуҗалыгы моңарчы атлар үрчетү белән шөгыльләнә иде. Аның хуҗалыгында башкорт токымлы атлар асралды.

Абдурахман пони үрчетергә тели
Абдурахман пони үрчетергә тели

Хуҗалык башлыгы Абдурахман бер төр-ле генә эш алып бару белән чикләнмәскә уйлап, күптән түгел хуҗалыгына “Мальвина” кушаматлы пони алып кайткан. Фермер киләчәктә бу төр атны үрчетү нияте белән эшли. “Мальвина”ның яңа урынга кайтуына берничә генә көн генә үтсә дә, авыл балалары аның янына килеп, утырып йөрергә дә җитешкән.
Адбурахман Дүсмәтов елкычылык белән бергә басучылык тармагын да алып бара. Үзенең малларын кышлатып чыгарырлык җирдә кирәкле культуралар үстерә. Бу атларны үрчетү хыялы белән янып йөргән фермерның планы тормышка ашып ята. Ат башы саны да арткан. Димәк, тиздән ат ите продукцияләре дә сатуга чыга башлаячак. Ә пониларга килгәндә ул аларны шәхсән балаларны бәләкәй атларда йөртү өчен үрчетәчәк. Кем белә, бәлки киләчәктә Ялдәк авылында ял итү урыннары булдырып шунда шушы пониларда йөрү мөмкинлеге дә булыр.
– Алып кайтканда бик курка иде, кулга килми иде. Инде акрынлап өйрәтеп ятам. Туклануына килгәндә башка атлар кебек ризык ашый, тик әзрәк күләмдә, шулай ук шикәр ашарга ярата. Понине җигү өчен кирәк-ярак әйберләрне тектерергә заказ бирдек, шулай ук бәләкәй генә арба да эшләячәкбез. Киләчәктә айгыр пони алырга да ниятем бар, – дип, үзенең яңалыклары белән уртаклашты фермер.
Пони турында аз гына мәгълүмат язып китәсем килә. Пони үзе бәләкәй генә булса да, көчле һәм шактый озын гомерлеләр булып санала. Шулай ук бер-берсенә карата башка токымлы атларга караганда дустанә мөнәсәбәттә. Бу кечкенә пони атлары балаларны йөртү өчен киң кулланыла.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: