Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 февраль , 16:40

Бәкеләр балыкларны коткарачак

Кыш көне буа һәм күл өсләре боз белән капланганга күрә, балыклар һава җитмәү сәбәпле һәлак була. Алтаю авылы күлендә моңа юл куймас өчен сулыкларны ачу буенча чаралар үткәрелә. Нинди чаралар? Бу турыда авыл старостасы, тәҗрибәле балыкчы Айвар Ялалов сөйләп бирде.

“Кышкы һава торышы, калын кар катламы сулыкларда яшәүчеләр өчен чын сынауга әверелде. Аларның яшәешен саклап калу өчен төп шарт –  суны үз вакытында кислород белән туендыру. Шул уңайдан без, алты-җиде балыкчы, җыелабыз да, авылыбыз янындагы күлдә бәкеләр тишеп, вак балыкларны чиләк белән якындагы Танып елгасына күчерәбез. Танып елгасының агымы көчле булганга, ул туңмый. Шуңа күрә анда балыкларга яшәү шартлары күбрәк. Күлдә калган балыклар өчен булган бәкеләр аша кислород керә. Алар катмасын өчен камыш һәм салам җәябез. Бу эшләр күлләрдә яшәүче хайваннар һәм үсемлекләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Без мәктәптә укыганда ук, 1970-80 еллар тирәсендә, биология укытучысы Семен Михайлович Байметов бу ысулга өйрәткән иде. Менә ничә ел инде без бу чараны онытмыйбыз.

Көздән камышлар арасына салам, вак ботаклар салып калдырабыз. Шундый япма булганда, боз иләк кебегрәк туңа, һава керергә урын кала.

 Бездә махсус җиһазлар һәм өйрәтелгән кешеләр юк, аның каравы, бу эшкә балаларны җәлеп итәбез, аларны табигатьне яратырга һәм туган ягыбыз турында кайгыртырга өйрәтәбез. Алар белән бергәләп күлләрдә бәкеләр тишүне боз эрегәнче дәвам итәчәкбез.”

Нәкъ менә февраль аенда сулыкларда бозлар аеруча калыная һәм шуңа күрә су астында яшәүчеләрдә кислород кытлыгы башлана. Шундый стресс булганга күрә балыклар кармакка да эләкми башлый, ди балыкчылар. Алар әлеге вәзгыятьне иң яхшы аңлаучылар, шуңа күрә дә бәкеләрне дә тишүдә актив катнашалар.

Чынлап та, без кышын кошларга җимлекләр эшлибез, балалар белән аларга ашарга салабыз, аларны ачлыктан коткарабыз. Ә балыклар турында уйлаган да юк бит. Алар кислород ачлыгыннан интегәләр. Туңган күлләрдә, буаларда бәкеләр эшләп, тере җаннарны коткарырырга барыбызның да кулыннан килә. Битараф булмыйк. Моның өчен балта, борау һәм көрәк кенә кирәк, шул рәвешле сез дә балыкларны коткара аласыз.  

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: