“Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгы әгъзалары да үткән елны уңышлы гына тәмамлап, 2025 елны күтәренке рухта башлап җибәрде. Гомум җыелышка да крестьян-фермер хуҗалыклары эшчеләре дәррәү килде.
Тәүге көн тәртибендә хуҗалык башлыгы Раил Арсланов узган елда ирешкән уңышлары белән уртаклашты, эшләнгән һәм эшләнәсе эшләре турында сөйләп китте. Хуҗалыкның ике мең гектар мәйданнан артык җире бар, 500 гектарда көзге культуралар үстерәләр. Хуҗалык җитәкчесе шулай ук алга да билгеләп узды. Басучылыкта быелгы урып-җыю эшләренә элиталы сортлы орлыклар алуны алгы планга куйды. Ә малчылык тармагына килгәндә, мал башын арттырып, сыйфатлы ит продукциясе җитештерүдә эшләячәкләрен белдерде.
Артабан утырышта Йомакай авылы фермерлары Илүсә һәм Булат Габдуллиннар чыгыш ясады. Биредәге хуҗалыкта сөт һәм ит җитештерү өчен симменталь һәм герефорд токымлы маллар асрала. Аларның 700 гектардан артык җире бар, шунда бөртекле культуралар үстерәләр. Агымдагы ел чәчү кампаниясенә дә тулы әзерлек эшләре бара. Унбиш тонна ашлама алынган, ун тонна элита бодай кайтарырга заявка бирелгән. Көннәр җылыту белән орлыклар кайта башлый. Малчылыкка килгәндә кышлатуны уңышлы гына, югалтуларсыз чыгып яталар. Хуҗалыкта ит һәм сөт җитештерелә. Терлекләрне тукландыруга килгәндә мал азыгы рационы бай һәм запас белән хәзерләнгән.
Шөкшән авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗа-лыгында да кышлатуның уңышлы баруы турында хуҗалык башлыгы Салават Зарипов бәян итте. Салават Мәгънәви улы – үз көче белән фермер хуҗалыгы оештыручы кеше. Аның хуҗалыгында нинди генә токымлы һәм нинди генә төрле маллар асралмый. Ул киләчәктә аларны үрчетеп, мал башы санын арттыру турында әйтте. Гомумән алганда ул сарыкчылык, елкычылык һәм басучылык тармаклары буенча эшләүче фермер. Аның хуҗалыгында һәрвакыт яңалык, үзгәреш булып кына тора. Эксперименталь фермер буларак ул басучылыкта да мул уңышларга ирешеп килә. Һәрвакыт сыйфатлы чәчү материаллары кулланып, аларны вакытында тәрбияләп, иген үстерүгә ирешә.