Анда икътисади эшчәнлек, терлекчелек тармагы, үсемлекчелек эшенә йомгак ясала, резервлар барлана һәм киләчәккә бурычлар билгеләнә. Шундый җыелыш беренчеләрдән булып Борай авылы биләмәсенә караган “Диярова”, “Мөгаллимов”, “Фәхретдинов” крестьян-фермер хуҗалыкларында узды. Анда район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Ахунов, авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев катнашты.
“Диярова” крестьян-фермер хуҗалыгы басучылык белән шөгыльләнүче соңгы елларда аягында ныклы басып торучы хуҗалык дисәк һич ялгышу түгел. Бу көнне хуҗалык башлыгы Гөлназ Диярова үзләренең хуҗалык эшчәнлеге, алдагы чәчү кампаниясенә әзерлекләре турында кыскача сөйләп китте.
– Без вакыт белән сыналган технологияләрне саклап, агротехник чараларны үтәп, басучылык эшен сыйфатлы башкаруга ирештек. Узган ел аграрийлар өчен бик уңайлы булмаса да, без гектарыннан 20 центнер ашлык ала алдык. Язгы кыр эшләрен дә кыска вакытта башкарып чыгырга ниятлибез. Моның өчен ягулык-майлау һәм чәчү материаллары, минераль ашламалар тиешле күләмдә тупланды, – дип сөйләде Гөлназ Рәзиф кызы.
Аннары Дүсмәт авылындагы “Фәхретдинов” хуҗалыгы башлыгы Илнур Фәхретдинов та хуҗалыктагы эшләр белән таныштырып китте. Белүебезчә, “Фәхретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы токымлы маллар үрчетү белән шөгыльләнә. Биредә җитештерелгән сөт продукциясе район кибетләре киштәләрендә сатыла. Фермер бу көнге чыгышында үзенең киләчәккә планнары белән дә бүлеште. Артабан Борай халкы телендә “Алмагач” җиләк-җимеш питомнигы буларак танылган “Мөгаллимов” хуҗалыгы башлыгы Рөстәм сүз алды: “Узган ел безнең зур булмаган хуҗалык үзенең юбилеен билгеләп үтте. Питомник крестьян-фермер хуҗалыгына әверелеп, күпьеллык беренче җимеш үсентеләренә нигез салынуга нәкъ 20 ел узды. Бу исә шушы чордагы эшчәнлегебез нәтиҗәләрен анализларга һәм киләчәккә конкрет планнар сызарга зур сәбәп булды. Безнең әти-әниләр үз эшләрен 3 гектар мәйданда башлаганнар, аның яртысы чүплек урыны булган, хәзер безнең хуҗалыкның гомум мәйданы 49 гектар җирне били, шуларның 30 гектары койма белән уратып алынган, 2,5 чакрым рабица челтәре һәм 785 тимер багана утыртылган. Безнең хуҗалык эшчәнлеген шартлы рәвештә өч юнәлешкә бүлеп була:
1) сату өчен җимешләр һәм җиләкләр үстерү;
2) бу культураларның үсен-теләрен үстерү;
3) чәчәк үстерү.
Хуҗалыкта 2 МТЗ тракторы һәм барлык кирәкле туфрак эшкәртү җайланмалары бар. Узган елда 7 гектарда җиләк-җимеш культуралары утыртылды, быел 6 гектарда яңа утырту планлаштырыла. Соңгы өч ел дәвамында җиләк-җимеш культураларын утырту мәйданнарында тамчылап сугару системасын кулланабыз. Сыйфатлы орлыкларны кулланып эш итәбез”, – диде Рөстәм Мөгаллимов.
Узган елдан биредә агрокласс укучылары да сәяхәткә килә башлады. Монда фермер хуҗалыгы башлыгы Рөстәм Әлфис улы бакчачылыкның асылы турында сөйләвен дә әйтеп китте. Шулай ук киләчәктә бакча эчендә экологик сукмак булдыру турында белдерде.