Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 февраль , 10:56

Эшләгән эшкә нәтиҗә ясалды

Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары тармакларында узган елда ирешелгәннәргә тулы йомгак ясала, 2025 елга яңа бурычлар билгеләнә.

Эшләгән эшкә нәтиҗә ясалды
Эшләгән эшкә нәтиҗә ясалды

Районның иң зур хуҗалыкларының берсе “Колос”та да шушы көннәрдә отчет җыелышы үтте.
Ул бер тын белән, тыныч шартларда узды. Нәтиҗәле эшләүне максат итеп куеп, уңышлы эшләгәч, биредә зарланган кеше юк.
– “Колос” хуҗалыгы алдагы уңышка нигез салу фронтында күпләп җирләрен туңга сөреп калдыруга ирешкән бердәнбер хуҗалык. Шул ук вакытта хуҗалык былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, сөт җитештерү күләмен күпләп арттыруны тәэмин иткән хуҗалыкларның берсе. Бүген исә сөтчелек тармагы төп табыш чыганагы булып тора. Шуңа күрә малчылык тармагын үстерү, мал башын арттыру планнары белән яшибез. Мең гектар мәйданда кышкы бодай, 700 гектарда рапс чәчеп калдырдык. Бүгенге көнгә уҗымнарның торышы яхшы. Кыш җылы килүе генә бераз борчый. Язгы кыраулар гына булмасын инде. Узган ел басучылык өчен бик сынаулы булды. Урып-җыю чорында айга якын яуган яңгыр игенебезгә зыян салды. Шулай булуына карамастан, безнең хуҗалык елны табыш белән чыкты. Чөнки малчылык тармагында сөт җитештерү уңайлы бара. Сөт юнәлешен үстерү өчен токымлы башмаклар кайтартып торабыз. Авылларыбызның киләчәге тырыш кешеләребез кулында. Төрле тармакларда үз көчләрен кызганмый намус белән эшләгән авыл хезмәтчәннәребезнең эше аеруча хөрмәткә лаек. Без аларның һәрберсенә рәхмәтлебез. Аларның ярдәме белән безнең хуҗалык эшләре уңай бара, – дип чыгышын тәмамлады предприятие директоры Камил Галиев.
Биредәге хуҗалыкта чәчү һәм урып-җыю эшләренең күбесе заманча, куәтле техника ярдәмендә башкарыла. Киләчәктә тагын да техника паркын тулыландыру өстендә эшлиләр. Җыелыш барышында авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗевның да чыгышы тыңлап үтелде. Чара ахырында «Колос» хуҗалыгында эшләүче Илия Әбделханова, Зоя Байзукова, Изольда Попкова, Лияна Аргазетдинова, Сергей Сайранов һәм Флорис Гыймалтдиновка Мактау грамотасы һәм акчалата премия тапшырылды.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: