Әгәр сез күптән түгел генә фермерлык нигезләрен беләсез яки крестьян-фермер хуҗа-лыгы төзергә хыялланасыз икән, дәүләт сезгә үз эшегезне үстерүдә ярдәм итә ала.
Бүген дәүләт ярдәменең күптөрле формалары бар. Иң популярларның берсе булып «Агростартап» гранты санала. Менә шушы программа шартлары турында белер өчен мәгълүмат-консультация үзәге директоры Булат Сәлиховка мөрәҗәгать иттек.
– Булат Тимерҗан улы, белүебезчә безнең районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең күбесе “Агростартап” программасы нигезендә эшли. Нинди программа һәм ул кемнәргә бирелә?
– Русиядә дәүләт ярдәменең яңа формасы “Агростартап” грантлары 2012 елдан башлап эшли. Бу программа нигезендә авыл кешеләренең авылда яшәү һәм дәүләт ярдәме белән үсү мөмкинлеге бар. Алар фермер хуҗалыгын оештырырга җыенучыларга беренче адымнарын ясарга ярдәм итәчәк. Бу программа грантына авыл җирендә даими яшәүче һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә җыенучы Русия Федерациясе гражданины дәгъва итә ала. Уйланылган проектларга шәхси акчалары җитмәгән булдыклы, уңган, максатчан кешеләр дәүләткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр һәм күбесе аны ала. Әмма бу программада катнашырга теләүчегә күпме грант отуына карап, үзенең ун процент акчасы булуы да мотлак.
– Бу программаның та-ләпләре һәм нечкәлекләре турында сөйләп китсәгез иде?
– Катнашуга гаризаны шәхси предприятиеләре яки крестьян-фермер хуҗалыгы булмаган физик затлар бирә ала. Иң беренче чиратта район авыл хуҗалыгы идарәлегендә урнашкан мәгълүмат-консультация үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биредәге белгечләр гариза бирергә килүчеләрне программа белән таныштыралар, аннан инде теләге булганнар белән документлар тутырырга ярдәм итәләр. Программалар буенча грант алу конкурс нигезендә уза. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссиясе балл системасы буенча сайлап ала. Соңгы өч елда авыл хуҗалыгында хезмәт стажы булган яисә шәхси хуҗалыгында мал асраган, кооператив әгъзалары булган, урта һөнәри яисә югары авыл хуҗалыгы белеме булган, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеге милектә булган яисә кимендә биш елга арендага алынган (Росреестр аша теркәлгән) һәм бизнес-планын уңышлы яклаган дәгъвачылар өстенлек ала.
– Грант акчасын нинди максатларга кулланырга мөмкин?
– Грантны авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлекләре, авыл хуҗалыгы терлекләре, техникасы һәм инвентаре, йөк автотранспорты, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү җиһазлары, күпьеллык үсентеләр алу, фермалар төзү өчен кулланырга мөмкин.
“Агростартап” программасында соңгы бер ел эчендә ачылган крестьян-фермер хуҗалыклары да катнаша ала. Әгәр фермер хуҗалыгы ачылмаган булса, грант отканнан соң аның ике атна эчендә гамәлгә куелуы шарт. Аерым шарт булып бердән алып икегә кадәр даими эш урыны булдырырга кирәк (сан грант күләменә бәйле). Хезмәткәрләрне проектны гамәлгә ашыру вакытында биш ел яки планлы күрсәткечләргә ирешкәнче эш белән тәэмин итәргә туры киләчәк.
– Районда бу программа нигезендә фермер хуҗалыгы ачарга теләүчеләр кайда мөрәҗәгать итәргә тиеш?
– “Агростартап” турында тулы мәгълүмат алу өчен район авыл хуҗалыгы идарәлегендә урнашкан мәгълүмат-консуль-тация үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Ярдәм сорап килүчеләрне белгечләр гариза яздырып, аннары ки-рәкле документлар тутырып, программаның соңгы этабы – грант алуга кадәр озата баралар.
– Соңгы елларда бу программада катнашучылар һәм аларның нинди юнәлештә эш алып барулары турында да әйтеп китсәгез иде?
– Соңгы биш ел эчендә Борай районыннан 25 кеше грант отып, үзләренең фермер хуҗалыкларын булдырдылар һәм бүгенге көндә дә уңышлы гына эшләп киләләр. “Билалов”, “Зыятов”, “Нурисламов”, “Фәхретдинова”, “Т. Зарипова”, “Р.Зарипов”, “Дүсмәтов” һәм “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыклары терлекләрнең баш санын һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне елдан-ел арттырып, үзләренең бизнес-планнары максатларына ирешәләр. Шулай ук районда токымлы малларны үрчетүдә Раяновлар, Арслановлар, Зариповлар, Габдуллиннар династияләре уңышлы эшләп килә. Узган елда Ришат Хәлилов шулай ук «Агростартап» конкурсында катнашты һәм үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын оештырды.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.