Авыл хуҗалыгы
30 гыйнвар 2025, 11:10

Орлыкларны ничек сакларга?

Авыл хуҗалыгы орлык материалын чәчү алдыннан әзерләү һәрвакыт фитопатоген экспертизадан башланырга тиеш, һәм бу мәҗбүри этап. 

Орлыкларны ничек  сакларга?Орлыкларны ничек  сакларга?
Орлыкларны ничек сакларга?

Ул орлыкларның составында гөмбә һәм бактериаль кузгаткычлар булу-булмавын тикшерүне үз эченә ала.
Орлыкларның авырулар белән зарарлануы нәтиҗәсендә: орлыкларның шытып чыгуы кими; шытымнарның авыруы һәм һәлак булуы. Мондый авыруларга: альтернариоз, бактериоз, тамыр черүе керә; уңышның кеше һәм хайваннар өчен куркыныч микотоксиннар белән зарарлануы. Мисал: фузариоз; уңдырышлы сабаклар саны киметү. Боларны барысын да исәпкә алып, уңыш югалтуларын киметү өчен барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә чәчү алдыннан орлык материалын орлык сыйфатына тикшерергә һәм орлыкларны агулауны мәҗбүри фитопатоген экспертиза уздырганнан соң башларга киңәш итәбез.
Орлыкларны чәчү алдыннан эшкәртү тамыр һәм тамыр яны черүләренә – бодай, арыш, арпа, тритикаленың зарарлы авыруларына каршы көрәштә мөһим ысулларның берсе булып тора. Әмма соңгы елларда бөртекле башак культураларында патоген комплекс составы үзгәрде. Тамыр черүен китереп чыгаручы патогеннар арасында Фузариум төре гөмбәләренең, шулай ук Альтенариоз (орлык эчендәге инфекция) гөмбәләренең өлеше арткан. Алар бактерияләр белән бергә «кара яралгы» китереп чыгаручы патоген комплекста актив катнашалар. Бөртекле башак культуралары орлыкларына альтернария белән бергә сапрофит организмнар да актив күчеп утыра, бу исә аларның күгәрүенә, шытымнарның черүенә һәм саклану чорында шытып чыгуын югалтуга китерә. Бу пеницилиум, аспергилиум, мукор һ.б.
Төп яклау чаралары – саклау режимын үтәү һәм орлыкларны чәчү алдыннан пестицидлар белән эшкәртү. Мисал өчен йогышлылыкның төп биш ситуациясен һәм тәкъдим ителгән карарларны карап чыгыйк.
1. Бөртеклеләрнең патоген гөмбәләр белән тулаем зарарлануы 5 проценттан да кимрәк, бактериаль патогеннар табылмаган. Бу очракта я биологик агулаучылар, я агулаучысында инфекциягә тәэсир итүче бер матдә булган бер компонентлы химик агулар кирәк. Чәчү әйләнешен сакламаганда, агулаучысында төрле химик группадагы ике матдә булган ике компонентлы матдәләрне куллану яхшырак.
2. Фитопатоген гөмбәләр белән тулаем зарарлану биш проценттан да кимрәк, бактериаль инфекция табылган. Монда составында тирам булган яки аларның триазол нигезендә агулаучы матдәләр белән кушылган агу кулланырга кирәк.
3. Орлыкларның патогеннар белән тулаем зарарлануы 5тән 15 процентка кадәр (уртача зарарлану дәрәҗәсе). Бу очракта ике компонентлы агу яисә аларның төрле химик төркемнәрдән тәэсир итүче матдәле, яисә орлыкларга үтеп керүнең төрле динамикалы һәм тәэсир итү механизмы булган бак катнашмалары кирәк.
4. Кырда уңайсыз фитосанитар шартларда орлыкларның уртача һәм көчле зарарлануы. Төрле химик төркемле өч компонентлы агулаучылар кулланырга кирәк.
5. Соңгы вакытта орлыкларны агулаганда инсектофунгицид препаратлар яисә бак катнашмалары фунгицид һәм инсектицид агулар куллану зарурлыгы туды. Алар орлыкларның патоген инфек-циясен югары нәтиҗәлелек белән бастырырга һәм үсемлекләрне үсешнең башлангыч стадияләрендә (шытымнар, куаклар, көпшәгә чыгу) корткыч бөҗәкләрдән вакытында сакларга мөмкинлек бирә.
Борай районы буенча «Россельхозүзәк» филиалы сакланудагы һәм сатып алынган барлык орлыкларның тикшерелергә һәм аларның чәчү сыйфатын раслый торган документлары булырга тиешлеген искә төшерә. Орлыклар документларда билгеләнгән срокларда чәчелергә тиеш. Орлык материалын тикшерү никадәр иртәрәк башланса, аларны стандартта билгеләнгән чәчүлек сыйфатларына җиткерү яисә югары репродукцияле сыйфатлырак чәчү материалы сатып алу өчен шулкадәр күбрәк вакыт кала.
Орлык өчен документлар рәсмиләштерүгә игътибарлы булуыгызны сорыйбыз. Аларның гамәлдә булу вакытын күзәтергә, вакытында озайтырга һәм чәчүне аларның сорт һәм чәчү сыйфатларын раслый торган документлары булмаган орлыклар белән башкармаска кирәк. Шуны истә тотарга кирәк: патогеннарның 60 проценттан артыгы орлык һәм утырту материалы аша күчә. Чәчү алдыннан фитоэкспертиза ясау тиеш.

Гөлшат Маннанова,
әйдәүче агроном.

Автор:
Читайте нас