Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 гыйнвар , 10:00

Зур җиңүләр эшкә бирелгәнлектән килә

Белүебезчә, районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы югары уңышларга ирешеп, республикада алдынгылар рәтендә бара. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр белән беррәттән бу күрсәткечләргә ирешүдә авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләренең дә өлеше зур. Чөнки аларның ярдәме, киңәшләреннән башка малчылыкта булсынмы, яки басучылыктамы бер генә дә эш эшләнми. Тәфсилләп сөйләп киткәндә, мәсәлән, узган елларда безнең аграрийлар мул уңыш алуга ирештеләр.

Зур җиңүләр эшкә бирелгәнлектән килә
Зур җиңүләр эшкә бирелгәнлектән килә

Бу күрсәткечләргә ире-шүдә авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗевның өлеше зур. Мәсәлән, югары репродукцияле орлык алу, минераль ашламаларны кайтарту, җир эшкәртелүен тикшерү аның хезмәтенең җимеше.
– Әле җир өстендә кар ятса да, язгы чәчүне алдан хәстәрлибез. Районга яхшы, сыйфатлы орлыклар кайтару өстендә эшлибез. Күпчелек “Кургансемена”, “Татагроинвест” һәм Илеш орлыкчылык хуҗалыкларыннан чәчү орлыкларын кайтартабыз. Орлыкларга заявка биргәнче аларның сыйфатын һәм безнең районнарга ярашлыгын да тикшерәбез. Әлеге вакытта орлыклар сатып алуга заявкалар тутыру белән шөгыльләнәбез. Бодайның “Омская-36”, “Ворожея”, “Ульяновская-105” сортларын күп кенә хуҗалыклар ала. Шулай ук борчак, арпа, солы кебек орлыкларга да заявка тутырыла. Иген үстерүдә орлыкны җиргә чәчеп кенә мул уңыш алып булмавын барыбыз да белә. Җирне ашлап торырыга кирәклеге турында аграрийларны хәбәрдар итеп торабыз. Шуңа күрә язгы чәчү чорына кадәр хуҗалыклар минераль ашламалар кайтарталар. Бүгенге көндә Даутлар авылындагы “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгы 20 тонна ашлама алды инде. Шулай ук “Д. Шакиров”, “Коробейников”, “Габдуллина” крестьян-фермер хуҗалыклары да заявкалар китерделәр. Пестицидлар да акрынлап хуҗалыкларда үз урыннарын ала. “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгына 300 тонна карбомид кайтачак, районда иң күп җир биләүче “Колос” хуҗалыгы да үзенә кирәкле күләмдә заявкасын бирде. Бу эшләр белән бергә Россельхозүзәк лабораториясе бу орлыкларның чыгышларын тикшерү белән мәшгуль, – дип кыскача гына үз эше белән таныштырып китте баш агроном Хәлил Минһаҗев.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: