Бигрәк тә яшь гаиләнең ихатасы сабыйлар тавышыннан гөрләп торса, авылның яме тагын да арта. Ишмәмәт авылында яңа гына салынып яткан заманча, күркәм йортлары белән ерактан ук күренеп торган өйгә таба юнәлдек. Ә инде анда яшәүче гаилә бигрәк тә мактауга лаек.
Нурисламовларның тамырлары шушы авылдан булып, туган ягында ныклы оя корган яшьләр.
Гөлшат һәм Денис – Бакалы һәм Ишмәмәт авылларында туып, балачактан аралашып үсә. Һәркайсының әти-әнисе элеккеге “Мир” хуҗалыгында эшләгән кешеләр. Гөлшат Бакалы сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, укуын Яңа Тазлар мәктәбендә дәвам итә. Аннары Уфа политехник техникумында һөнәри белемгә ия була. Денис Кәшкәләү мәктәбеннән соң Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә.
– Бу һөнәремне сайлавыма бер дә үкенмим. Бүгенге көндә тормыш көтүдә бик тә кирәк. Бигрәк тә студент еллары күңелле узды. Мин 4 курста укыган вакытта Германиягә практика үтәргә бардым. Андагы авыл хуҗалыгының малчылык тармагын күреп шаккаттым. Фермаларның чисталыгы, тәртип, махсус аппаратлар ярдәмендә эш башкарылуы мине аеруча кызыктырды. Һәм мал асрап мул табыш алып була алуына тагын бер тапкыр инанып кайттым. Шуңа да туган авылыма кайткач, малчылык белән шөгыльләнергә уйладым. Шәхси хуҗалыгымда күпләп мал асрап, дөнья көтәбез, – ди Денис. Гомумән, чиләгенә күрә капкачы: Гөлшат та төп йортларында күпләп мал асраган гаиләдән.
– Икең бер булып эш башкарсаң гына, бар да уңай бара. Денисның эше иксез-чиксез. Фермер энесенә дә ярдәмләшә. Үз комбайны бар. Урып-җыю вакытында кайтып та керә алмый. Мал азыгын бергә әзерлиләр. Йортны да төзиләр. Бөтен эш бергә бара. Бер генә минут та тик тормыйлар. Мин инде балалар белән йорт эшләрен, ихатадагы малларны ашату, сыерларны саву, сөт аертып каймак, эремчек, катык эшләү белән мәш киләм. Сыер булган җирдә ризык калыр. Үз сыерыңның сөте, сөт өстесе, эремчеге, катыгы, корыты – көндәлек сый булса, бозавы, әлбәттә, көзгелеккә сугым. Үзең карап асраган малның сые тәнгә сихәт булып бара, – ди уңган хуҗабикә.
Авыл биләмәсе үткәргән чараларда да актив катнаша Нурисламовлар. Ике кызлары – Камилә һәм Алина Кәшкәләү мәктәбенең уку алдынгылары, ә уллары Данир беренче сыйныфта укый. Мал-туар, кош-корт асрап, гөрләтеп дөнья көтеп, туганнары белән һәрдаим аралашып, тату яши Нурисламовлар.