Тупас һәм сусыл мал азыгы, ашлык фуражы җитәрлек хәзерләнгән әлеге хуҗалыкта. Бүгенге көндә биредә 268 баш мал асрала, 21 баш атлары да бар. Моңарчы сөт җитештерү белән шөгыльләнгән хуҗалык, хәзер инде ит юнәлешен үстерүдә эшли. Әлеге вакытта мал абзарларында сыерларның бозаулый торган вакыты. Ике төрле токымлы мал асралгач, терлекчеләр дә икәү. Аклы-каралы маллар Шаһинур Шафигуллин карамагында. Ваныш авылында туып-үскән Шаһинур, туган авылында төпләнеп калып, үз җирендә хезмәт итә. “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында терлекче булып та берничә дистә ел эшли икән. Хуҗалык башлыгы аның малларга карата җаваплы булуы, үз эшен җиренә җиткереп башкаруы турында да әйтеп китте.
Ферма ихатасының икенче абзарында герефорд токымлы маллар асрала. Аларны терлекче Рәфит Мусин тәрбияли. Шулай ук симертүгә бәйгә куелган үгезләр абзары да тулы. Ит җитештерү дә хуҗалыкка тере акча китерә, шуңа күрә биредә үгезбозауларны симертеп саталар. Бүгенге көндә берничә дистә баш үгезбозау симертүдә, көндез алар да шулай ук утарда йөри. Аларның рационын печән, салам, фураж һәм өстәмә азык тәшкил итә. Аларны ашату, эчертү исә терлекче Раил Нурисламов өлешенә төшә. Малларның һәрберсенә җитәрлек күләмдә ризык бирелә. Печән, салам рулоннарын, сенажны механизаторлар Ирек Шаригин һәм Радик Бәлагытдинов тракторлары белән ташып кына торалар. Гомумән алганда, хуҗалыкта эшләр ырамлы, үз темпында бара.